Валерий Мәгариф улының балачагы Үзбәкстана, Ургенчта уза.
– Эшче гаиләсе, әнием – табиб, әти – механик. Ләкин әти бик еш гармунда уйный иде. Кичләрен һәм гаилә бәйрәмнәрендә таныш халык җырлары яңгырады, – дип хәтерли Валерий.
Валерий әбисе аркасында иҗади юлга аяк баса, нәкъ ул музыка белем алырга кирәк дип бара һәм малайга җиде яшь тулгач, музыка мәктәбенә илтә. Халык кораллары бүлеге мөдире Сергей Пименов киңәше белән баян классын сайлыйлар. “Минем зур һәм матур аккордеонда уйнарга өйрәнәсем килгән иде”, – ди Валерий.
Соңгы карарга укытучы Сергей Прокофьевич ярдәмендә киләләр, нәкъ ул биш ел малайны баянда уйнарга өйрәтә.
Аннары – музыка училищесында уку. Ишетү сәләтен, ритмын тикшерү, имтиханнар тапшыру. Икенче тапкырдан гына керә ала, әмма бурыч куелган – һәм үтәлгән.
Баянчының репертуары бик катлаулы, бу классик та, халык музыкасы да, техник материал да кергән программа. Занятиеләр күп вакыт, сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Уен коралыңны яратмасаң, боларны үтәү мөмкинт түгел. Тәҗрибәле педагоглар юнәлеш бирәләр, өйрәтәләр. Алар арасында Ташкент консерваториясеннән дә укытучылар була.
90нче еллар ахырында гаилә Башкортстанга күченә.
– Бәләбәйдә һәм күрше районнарда туганнар яши. Безнең гаилә Башкортстанга күченергә булды, ул вакытта монда тыныч тормыш иде. Аннары Бәләбәйнең иҗади оешмалары аккомпаниаторга мохтаҗ чак. Мине инде Район мәдәният йортында Зинаида Крылова җитәкчелегендәге “Реченька” рус җыры ансамблендә һәм “Уральские зори” хорында көтәләр иде. “Реченька” белән әле булса уңышлы хезмәтәшлек итәм! 2003 елдан Бәләбәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдус Разетдинов таләбе буенча “Автонормаль” заводының Техника йортына күчерделәр, әле ул – Бәләбәй шәһәренең Үзәк мәдәният сарае. Мин Раян Алтыншинның халык җыры ансамбле, соңрак “Йолдыз” вокаль төркеме, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Зинил Бикмөхәмәтовка, “Дәрман” курайчылар ансамбле, “Задоринки” балалар вокаль ансамбле белән уйнадым. Әтиемнең теләсә нинди җырны ишетеп уйный ала белүе үрнәк булды. Ә бу аккомпаниатор өчен үтә мөһим.
Мәдәният йортының барлык җырлаучы кололективларына диярлек ничек концертмейстер булырга мөмкин? Моны күз алдына китерүе дә кыен. Аларның репертуары бөтенләй башка төрле бит? Музыкант мондый көчергәнешне ничек җиңә?
– Тәҗрибә ярдәм итә – бу вокалчылаор Зинил Бикмөхәмәтов, Раян Алтыншин, Эльмира Маликова, Минзифа Вильданова, Зинаида Крыловалар белән бергә эшләү. Зинаида һәм Павел Крыловларның кооллективлары белән аккомпаниатор һәм халык уен кораллары оркестры составында артист буларак егерме елдан артык хезмәттәшлек итәм. Баян сәнгате, кызганычка, көнүзәклеген югалта.
Ә тагын маэстроның үз проектлары да бар.
– “Винегрет” ансамбле совет эстрадасы һәм иске ьылы рока-н-ролл җырларын җырлый. “Funny Girls” вокаль ансамбле кызларын мин “Битлз” иҗатына җәлеп иттем (бу ансамбль бер ел гына җырлады, әмма идеясе саклана). Курайчы Эдуард Агишев һәм скрипкачы Анна Лапина белән бергә чыгышларыбыз һәрчак концерт программаларын бизи, тамашачылар яратып кабул итә.
Валерий уйный гына түгел, аранжировкалар яза, импровизацияләр ясый, иҗат итә. Бүген Валерий Гайнетдинов – районда джаз юнәлешендә эшләүче бердәнбер музыкант.
– Җиңел джазны бик яратам! – ди Валерий Мәгариф улы.
Һәр иҗат кешесенең юл күрсәтүче үз маягы була, ул аңа тиңләшергә омтыла. Валерийның кумирлары Гнесиннар исемендәге институт профессоры, баянчы Юрий Сидоров, җырчылар Анна Герман, “Ялла” ансамбле (Үзбәкстанда алар һәрвакыт популяр булды. “Балачакта мин аларның бөтен җырларын җырлаганмын, әнием шулай дип искә ала”).
– Студент елларында “Битлз” булды. Джазчылардан – Чака Лоуб һәм Джефф Лорбер. Әлбәттә, Астор Пьяццола, – дип өсти Валерий Гайнетдинов. – Баян тавышы-моңы гадәти халык көйләре чикләреннән чыга һәм минем музыкаль экспериментларым өчен нигез булып тора. Ниятем – иҗади коллективлар белән һәм дуэтлар составында арытаба да эшләү. Уфаның сәнгать осталары белән башкала сәхнәләрендә чыгыш ясау теләгем бар. Бу башкару осталыгымны камилләштерергә дәртләндерүче хыял. Тиздән ул тормышка ашар дип ышанам!
Анна Лапина.
Елена Петрова фотолары.