Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь , 09:00

Хөрмәтебез чиксез сезгә, өлкән буын!

Халыкара Өлкәннәр көненең тарихы зур түгел: 1990 елның 14 декабрендә Хөкүмәт карары белән 1 октябрь Өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Тәүгеләрдән булып аны Европада, аннан Америкада, ә инде узган гасырның 80нче еллары  ахырында  бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.

Хөрмәтебез чиксез сезгә, өлкән буын!
Хөрмәтебез чиксез сезгә, өлкән буын!

Бу көннең төп максаты – планетада яшәүчеләрнең игътибарын халыкның демографик картаюына, шулай           ук өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү.

Әлеге дата очраклы гына сайланмаган дигән фикер бар. Көзне, билгеле ки, алтын чор дип атыйлар, шуңа күрә дә нәкъ шушы мәлдә өлкән буынга махсус көн бүләргә карар ителгән.

Бу көн – картлыкның яклауга, яратуга, хәстәрлеккә мохтаҗ икәнен яшь буынга искә төшерү, дип ассызыклыйлар Республика халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә. Берни дә мәңгелек түгел: вакыты белән яшьлек өлгергәнлек, ә аннары картлык белән алышына. Ә олы кешеләрнең  бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе – бүгенге җәмгыять үсешенә мөһим өлеш.

1 октябрьдә яратуны янә белдерү, соңгы яңалыкларны  җиткерү өчен картәниләр һәм картәтиләргә, әниләр һәм әтиләргә шылтыратырга гадәтләнелгән. Аларга рәхмәт һәм ярату сүзләре әйтер өчен. Бу бәйрәмдә балалар һәм оныклар кадерлеләре янына баралар. Өлкән кешеләр өчен иң зур бүләк – хәстәрлек күрү, хәлләренә керү.

Өлкән яшьтәге һәммә кешене бүгенге көн белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телибез!

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: