Әлеге бәйрәм көнне Бәләбәй шәһәре ветераннар советы олы яшьтәгеләргә бай программа тәкъдим итте. Теләгән кеше “Кино дөньясы” кинотеатрында бушлай кино карый, Аксаков музеена бара алды; кичке якта “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге сәхнә осталары зур бәйрәм концерты белән чыгыш ясады һ.б. Ә менә мөселман кардәшләребез шәһәребезнең тарихи мәчетендә күркәм бәйрәм мәҗлесенә җыелды.
Ата-бабаларыбыз салган, өч тапкыр туу могҗизасын кичергән мәчет
яме, эчке бер көче белән һәркемне үзенә тартып торгангамы, биредә чаралар да бик күркәм үтә. Шундый рәхәт, җылы халәт монда.
Чараны башлап, ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл ханым Ишниязова ихлас күңелдән барсын да совет һәм шәхсән үзенең исеменнән Өлкәннәр көне белән котлады, бәйрәм сәбәпчеләре булган әби-бабайларга, апа-абыйларга хезмәттә узган еллары, бүген дә сафта калып, яугирләребезгә ярдәм күрсәтергә тырышулары өчен чиксез рәхмәтен һәм ихтирамын белдерде. Мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиевның Бәләбәй муниципаль районы имам-мөхтәсибе вазыйфасына тәгаенләнүен җиткереп, аның игелекле эшләр башкаруын, мөселман кардәшләребезгә дин, гүзәл әхлак тәрбиясе бирү җәһәтеннән хезмәтен бәһалап, Бәләбәй районы ветераннар советының Рәхмәт хатын тапшырды.
Әйе, җәмәгать, без хәзрәтебездән уңдык (күзләр тимәсен!), бүген тарихи мәчетнең күпләрне үзенә сыендыруында, аның каршында дини белем йорты – мәдрәсә ачылуында, мәчетнең тирә-якта лаеклы абруй казануында һ.б. Илдар Фаил улының хезмәте зур. Бу бәйрәмдә дә ул туган телебездә тирән эчтәлекле, беркемне дә битараф калдырмаган вәгазь белән чыкты, гыйлем алуга, тәкъвалеккә өндәде. Ә аннары инде Корьән аятьләре укып, күңелләрне Аллаһ хозурына якынайтты. Барыбыз бергә туганлык җепләренең өзелмәвен, бер-беребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булуыбызны, әрвахларның рухлары шат булуын, сугышлар бетеп илдә тынычлык урнашуын теләп, изге догалар кылуыбыз кабуллардан булыр, иншә алла.
Чара сыйлы-күчтәнәчле табын артында дәвам итте. Хуш исле чәй, ихлас аралашу, бергәлек күңелләрне нурландырды. Әби-апалар халык медицинасыннан киңәшләрен уртаклаштылар; юктан бар нәрсәне бар кылган бер Аллаһыбызга, шулай ук, бүгенге көнгә, бәйрәмгә, Илдар хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерделәр; мәчетне торгызуда өлешләрен керткән, инде бакыйлыкка күчкән кардәшләребезне яхшы сүз белән искә алдылар. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, күңелләр ихлас бәйрәм дулкынында тибрәлде.
Бер очрашу – үзе бер гомер дип юкка гына әйтмиләр. Бәйрәм кире кайтара алмаслык кадерле минутлар, сәгатьләр бүләк итте, җаннар рухи баеды. Рәхмәт сиңа, Коръәнле, динле, матур күңелле халкым!
Зәйфә Салихова.