Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь , 11:00

“Говорит Москва!” (“Мәскәү сөйли!”)

2 октябрьдә совет радиосы дикторы Юрий Борисович Левитанның тууына 110 ел тулды. Аның чын исеме – Юрка Беркович.

“Говорит Москва!”  (“Мәскәү сөйли!”)
“Говорит Москва!” (“Мәскәү сөйли!”)

 Балачактан Юрий яшьтәшләре арасында үзенчәлекле тавышы белән аерылып торган – күршеләре еш кына аңардан дусларын чакыруын үтенгәннәр, аның тавышы елганың икенче як ярыннан да ишетелгән.

Левитан, совет халкы иңенә төшкән иң авыр сынауларны  аның белән бергә кичеп, илебез тарихында тулы бер чор символына әйләнә. “Говорит Москва” җөмләсен бөтен халык көтеп алган.

Узган гасырның 60-70 нче елларына кадәр радиодан аның чыгышлары туры эфирда баруын бик азлар белә, шуңа күрә оригиналь хәбәрләренең язмалары юк диярпек. Бүгенге Русиядә “сугыш турында хәбәр итүче Левитанның” язмалары буларак кабул ителүче барлык аудиоязмалар соңрак эшләнгән һәм алар дикторның  ул тарихи мәлләрдәге чын хис-тойгыларын җиткермиләр, шулай да сугыш елларында аның тавышы турында күзаллауны бирәәләр.

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: