Новости
2 Октября 2024, 10:00

Концерт һәркем күңеленә хуш килде

Кичә, 1 октябрьдә, “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан зур концерт булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Концерт һәркем күңеленә хуш килдеКонцерт һәркем күңеленә хуш килде
Концерт һәркем күңеленә хуш килде

Туганнар һәм кадерле кешеләр турында тирән эчтәлекле шигырьләргә, төрле телләрдә моңлы һәм дәртле җырларга, ут-ялкынлы, дәртле биюләргә  бай программада бик күп сәхнә осталары катнаштылар. Алар салават күперен хәтерләткән чагу төсләр белән балкыган, берсеннән-берсе матур чыгышлары белән  өлкән буын вәкилләрен яратуларын, аларга ихтирам-хөрмәтләрен җиткерергә тырыштылар.

Бәләбәй районы ветераннар своеты рәисе Александр Буйлов чыгышында МХО яугирләренә гуманитар ярдәм җыюда ветераннарның активлыгын билгеләде. Концерт һәркем күңеленә хуш килде, чыгышлар алкышларга күмелде, ә залда алма төшәр урын юк иде.

Зәйфә Салихова әзерләде

Концерт һәркем күңеленә хуш килде
Концерт һәркем күңеленә хуш килде
Концерт һәркем күңеленә хуш килде
Концерт һәркем күңеленә хуш килде
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас