Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь , 13:00

Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме

Халыкара Өлкәннәр көнендә Бәләбәй татар гимназиясендә искиткеч милли бәйрәм оештырылды. Ул бер-берсен  бик тә урынлы тулыландырып, ике өлештән торды. Беренче өлеше чиксез ихтирам-хөрмәткә лаек өлкән буынны хөрмәтләүгә багышланган булса, икенче  өлеше уку оешмасының беренче директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновка  70 яшь тулу уңаеннан, юбилей кичәсе булып дәвам итте.

Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме
Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме

Бәйрәмгә  гимназия ачылган көннән үк эшли башлап, хаклы ялга чыкканчы яисә озак еллар намуслы хезмәт куйган хөрмәтле укытучы- ветераннар, шулай ук татар җәмәгатьчелеге вәкилләре кунак итеп чакырылган иде.

Миллилек бөркелеп торган залда  кызларның (хореограф Әлфия Меркулова)  искиткеч матур “Сөлге” биюе белән башланып киткән бәйрәм чарасында  үз милләттәшләрең белән бер дулкында булу, үз туган телеңдә җыр-моңнар, гамьле сүз,  шигырьләр ишетү-тыңлау, милли биюләрне карау, ихлас аралашу ... Берни белән дә алыштыра алмаслык менә нинди асыл кыйммәтләр бүләк итте бу чара һәркемгә.  

Уку оешмасы директоры Дамир Хәбибрахманов барысын да Халыкара  өлкәннәр көне белән  котлады,  яхшы, җылы сүзе белән олысына-кечесенә зур ихтирамын белдерде.

Ә аннары 6 нчы сыйныф укучылары  “Печән өсте” тамашасын күрсәттеләр. Сөбеханалла, алар үзләренең осталыклары, тырышлыклары, матурлыклары, самимилекләре  белән бар залны сокландырып кына калмадылар, залда утырган һәркемне хәтер дәфтәрен актарып, авылда, хуш исле печән әзерләгән, каерылып печән чапкан, печән җыйган чакларына “кайтып килергә” мәҗбүр иттеләр. Балалар үзләре дә, музыка, хореография укытучылары, класс җитәкчеләре (Зилә Ягъфәрова)  — кыскасы, күпләр тырышлыгының  “тәмле җимеше” бу – “Печән өсте”. Ул төртмә телле такмаклар дисеңме, ул күңел балкышын чагылдырган уеннар, ул  күмәк җырлар, биюләр, хәтта печән җыярга өр-яңа тырмаларына кадәр әзерләгәннәр. Балаларда әдәп һәм әхлак, осталык һәм зирәклек, басынкылык һәм чаялык, сәхнә сәнгате һәм туган тел гүзәллеген тою менә шундый чаралар ярдәмендә тәрбияләнә бу уку йортында.

Гимназия ачылган көннән башлап 20 ел буе директор, педагог буларак, йөзеп эшләгән Нурмөхәммәт Нури улына уку оешмасының ихтирам-хөрмәте, рәхмәт сүзләре чиксез. Туган татар  телен, халкыбыз тарихын, дин гыйлемен  өйрәтү ярдәмендә балалар күңелендә миллилек, милли үзаң, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү максатында ул нигез  салган, ул булдырган  күркәм гореф-гадәтләр, йолалар бүген дә саклана һәм дәвам итә.

Бүгенге директор Дамир Фәнис улының гимназия тормышын, аның уңышларын бәян итүе, әйтик, быел уку йортын тәмамлаган бөтен укучыларның да югары уку йортларына укырга керүе күп нәрсә, бүгенге җитәкченең эшне бик тә лаеклы дәвам итүе турында сөйли.

10 нчы сыйныф укучылары Нурмөхәммәт Нури улының тормыш юлына җентекле күзәтү ясадылар,  тулы эчтәлекле итеп, фотосурәтләр ярдәмендә эшләнгән презентация исә  (авторы ана теле укытучысы Люзия Фәттахова) аларның чыгышларын тагын да тулыландырды.  Ә  иҗади, бар булмышын яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган Нурмөхәммәт Нури улын таләпчән, шул ук вакытта нечкә күңелле педагог буларак кына түгел, ә бәлки  Бәләбәйдә татар хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе, татар тарихын тирәнтен өйрәнеп китаплар язучы тарихчы, кыю көрәшче буларак да бөтен тирә-якта яхшы беләләр.

Бу  чарада фидакарь хезмәтен бәһалап,  юбилярга Дамир Хәбибрахманов –  уку оешмасының, Башкортстан татарлары конгрессының урындагы җитәкчесе Рәсүл  Гәрәев конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Элекке директор белән бергә аның  кул астында бер тату коллектив булып эшләгән хаклы ялдагы укытучыларның чыгышы, котлау сүзләре, балкып басып торулары һәркемне дулкынландырды. Шулай ук  татар хәрәкәте активистлары Флүр Яһудин, Зәйфә Салихова да котлау сүзләрен җиткерделәр.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, дулкынланып, күңеле нечкәреп, гимназиянең элекке һәм бүгенге коллективына, укучыларга, шәхсән Дамир Фәнис улына, милләттәшләренә җылы  рәхмәт сүзләрен әйтте, гимназиянең уңышларына чиксез сөенүен белдерде.

Бәйрәм чарасы сыйлы-күчтәнәчле чәй артында  якты хатирәләр, матур җырлар белән дәвам итте.

Зур тәрбияви әһәмияткә ия, күңелне рухи баеткан бу чараны оештыручыларга – директордан башлап  үз өлешен керткән һәркемгә  рәхмәт!

Лаеклы улларың һәм кызларың өчен, ата-бабалардан сакланып килгән гүзәл йолаларың, моңың, динең, шигърилегең, дөньяларга сыймас киң күңелең, кунакчыллыгың өчен, рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.

 

Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме
Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме
Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме
Ихласлык, хөрмәт, миллилек бәйрәме
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: