Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь , 17:00

Өлкәннәр көнен велойөгереш белән билгеләделәр

 Бәләбәй районы ветераннары-активистлар шәһәр урамнарыбуйлап велойөгереш оештырдылар. 50гә якын кеше ике тәгәрмәчле ат белән  стартка чыкты. Җылы кояшлы көн, матур көйләр, кайнар чәй... Спорт бәйрәме күпне вәгъдә итеп башланды.

Өлкәннәр көнен велойөгереш белән билгеләделәр
Өлкәннәр көнен велойөгереш белән билгеләделәр

Сәламәтлек сукмагында Бәләбәй районының иң актив пенсионерлары җыелды.Велосипедларын алып, спорт киеме  киеп, алар теләсә нинди араны үтәргә әзер иделәр.

Йөгереш башланыр алдыннан катнашучыларны бәйрәмне оештыручылар – ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, Социаль үсеш идарәсенең физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Эльвира Каһирова, шулай ук почетлы кунак, велоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Артур Шаймуратов сәламләделәр. Алар өлкән буын кешеләренә чакрымнарны җиңел үтүләрен, шулай ук ныклы сәламәтлек, актив озын гомер, якыннарының кадер-хөрмәтен теләделәр.

Һәм менә озак көтелгән старт бирелде. Александр Буйлов җитәкчелегендә олы яшьтәге бәләбәйлеләр Сәламәтлек сукмагы, 10 нчы чакрым һәм Полянка микрорайоны аша кыска, әмма җиңел булмаган маршрутны уздылар. Шунсы куанычлы, әбиләр һәм бабайлар бу араны бергә үттеләр. Беркем дә алга ыргылмады, узып китмәде һәм артта калмады. Менә ул бердәмлек ничек була!

 – Без төрле чаралар: слетлар, туристик походлар, узышулар оештырабыз. Ә бу юлы моңа кадәр булмаган, икенче бер оригинал чара уздырасы килде. Велойөгерешне сайладык, – дип уртаклашыты фиништан соң Александр Буйлов. – Бүген шәхси үрнәгемдә физик актив булуның ничек шәп булуын күрсәтәсем килде. Олыгайганнарның вакытларын файдалы уздырулары, сәламәт булулары һәм районның спорт тормышына кушылулары бик мөһим.

 – Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнәм, шуңа күрә бу чарадан читтә калмадым. Кызганычка, ярыш алдыннан гына велосипедым ватылды, әмма данлыклы спортчы һәм тренер Артур Шаймуратов ярдәмгә килде, мин аның белән кыш чаңгыда шуам, – дип сөйләде велойөгерештә катнашучы Гөлчирә Вафина. – Оештыру—иң югары кимәлдә!. Мондый очрашулар кешеләрне чын-чынлап бергә туплый. Ә финишта безне нинди бутка һәм тәмлекәчләр көтте! Николай Кухаревка һәм Ирина Горбачевскаяга рәхмәт!

Болар пенсионерларга нәрсәгә инде? Гаиләдә яки дачада тыныч кына яшәү яхшырак түгелме? Бу пенсионерларның күзләре нигә янып тора, урыннарында утырып тора алмыйлар – үткән-сүткәннәргә шундый сораулар тынгы бирмәде.

 – Беренче чиратта рух тантанасы өчен, – диләр “яшь” ведосипедчылар. – Өлкән буын бәләкәйләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Алар безнең актив гражданлык позициябезне, алга хәрәкәт итүебезне күрәләр һәм безгә иярәләр!

Регина Фәизова.

Елена Петрова фотолары.

Өлкәннәр көнен велойөгереш белән билгеләделәр
Өлкәннәр көнен велойөгереш белән билгеләделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: