Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь , 11:00

Башкортстаннан Курск өлкәсенә 51 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды

Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин үз телеграм-канылында белдерүенчә, ике айга якын Уфаның “Яшьлек Хаус” яшьләр йортында Курск өлкәсендә зыян күргәннәр өчен гуманитар ярдәм җыю урыны эшли.

Башкортстаннан  Курск өлкәсенә 51 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды
Башкортстаннан Курск өлкәсенә 51 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды

“Шушы вакыт эчендә 51 тоннадан артык гуманитар йөк озатылды. Штаб эше дәвам итә. Бу эштә муниципалитетлар, оешмалар вәкилләре, эшкуарлар актив катнаша. Курскидагы хәл-вакыйгаларга битараф булмаган якташларыбыз килә. Андыйлар күп. Ирекмәннәр һәм ирекмән оешмалары активистлары нык ярдәм итә”, – дип язды Максим Забелин.

Бүгенгә 1,2 тонна чамасы гуманитар ярдәм җыелды, дип хәбәр итте ул. Курск өлкәсе халкы кием-салымга, кышкы аяк киеменә, эчке киемгә мохтаҗ. Ярдәм күрсәтү өчен адрес: Уфа,Пушкин урамы, 86. Штаб эш көннәрендә иртәнге 10нан кичке 6га кадәр эшли .

Фото:Максим Забелинның ТГ-каналы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: