-6 °С
Болытлы
Уку оешмасы җитәкчесе укытучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады, намуслы хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт белдерде.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының урындагы җитәкчесе Галия ханым Әхмәтшина да җылы котлау сүзләрен җиткерде. Ә Башкортстан татарлары конгрессының урындагы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, бәйрәм белән котлап, бер төркем укытучыларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Укучылар укытучыларына җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым,
Күңелеңдә бары изгелек;
Гомер юлың - үзе бер матурлык,
Кылган гамәлләрең игелек.
Фотолар татар гимназиясеннән.
Зәйфә Салихова.