Барлык яңалыклар
Новости
4 октябрь , 17:00

Миләшләр ут булып янганда

Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан Бәләбәй шәһәренең Үзәк Мәдәният сарае каршындагы ”Акчарлак” татар җыр ансамбле бина фойесында җырлы-моңлы, юморга бай күңелле программа оештырып, тамашачыларга ике сәгать мәдәни ял бүләк итте.

Миләшләр ут булып янганда
Миләшләр ут булып янганда

Әле бар җирдә – шәһәр урамнарында да –  миләш куаклары кып-кызыл тәлгәшләре белән янып утырганда, концертны оештыручылар миләшкә кагылышлы йолаларны искә төшерделәр. Әйтик, өенә исән-имин әйләнеп кайтсын өчен солдатның киеменә кечкенә миләш ботагы тегеп куйганнар икән. Ә кияүгә  чыкмаган кызга сөйгән ярын тапсын өчен миләштән муенча ясап бүләк иткәннәр.

Коллектив кызлары арасында миләштән мөмкин кадәр озынрак муенса эшләргә конкурс оештырылган. Иң озын муенсаларны Дания Йосыпова белән Зөлфия Тихомирова ясаганнар. Шулай ук биючеләр арасында оештырылган конкурста  Илгиз Муфаздаловка җитүче булмаган. Конкурсларда актив катнашканнарга  бүләкләр тапшырылган.

Нәфисә Суфиева, Рима Арсланова, Эдуард Егоров, Светлана Басманова, Марат Габдрахимов, Алия Кәримова, Сафия Шакирова һәм башкалар башкаруында җырлар, Дания Йосыпова белән  Светлана Кәримованың шигырь сөйләүләре, бию остасы Әлфия Меркулованың өзә басып биюе, олы яшьтәге, әмма яшь йөрәкле Маһинур апа белән Финус абыйның юмор номеры белән чыгыш ясавы  тамашачылар күңеленә хуш килгән. Алар үзләре дә җилкенеп биергә төшкән.

Күңелле бәйрәм чарасын музыкаль яктан виртуоз баянчыбыз Валерий Гайнетдинов бизәсә, чараны ансамбль җитәкчесе, нәфис сүз остасы Рәзидә Ибатуллина алып барган.

Зәйфә Салихова.

Миләшләр ут булып янганда
Миләшләр ут булып янганда
Миләшләр ут булып янганда
Миләшләр ут булып янганда
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: