Новости
5 Октября 2024, 08:00

Элекке укытучылар булмый

“Яхшы укытучыга ике сыйфатка ия булу җитә – тирән белем һәм изге йөрәк” . Бөек рус язучысы Лев Толстойның бу сүзләрен кыю рәвештә Габидә Еркеевага карата әйтергә була. Бу яхшы күңелле, зирәк акыллы ханым 46 ел Мәтәүбаш мәктәбендә эшләгән, шуның 10 елын – директор булып.

Добавить в предпочтительные источники Google
Элекке укытучылар булмыйЭлекке укытучылар булмый
Элекке укытучылар булмый

Авылдашлары өчен ул бүген дә укытучы булып кала. Педагогик хезмәт ветераны авыл мәчетендә дин сабаклары алып бара.

 – Дәресләр җомга намазына кадәр уза. Күпчелек олы яшьтәге кешеләр йөри. Ә дини бәйрәмнәр уздырган чакта мәчет шыгрым тулы була. Без иркен залда бәйрәм өстәлләре әзерлибез. Ул көннәрдә төрле тарафларда яшәгән күп авыл балалары туган җиргә кайталар, – дип сөйләде Габидә Хәмдетдин кызы.

Әңгәмәдәшем тирән тамырлы дини нәселдән. Аның әтисе озак еллар Мәтәүбашта указлы мулла булган. Энекәше имам-хатыйп Нур Хәмдетдин улы бакыйлыкка күчкәнче авылда асылыбызга кайту җәһәтеннән көчен кызганмыйча эш алып барган, мәчет төзүгә иганәләр җыю белән дә шөгыльләнгән. Зур бинаны, ә аны салуда Уфада яшәүче эшкуар, тамырлары шушы авылга тоташкан  Зөфәр Әюповның финанс өлеше зур, җылытуга кышкы айларда шактый күп акча кирәк.

 – Мәчет халык иганәләренә  тотыла. Мин кергән һәм тотылган акчаның төгәл исәбен алып барам, – дип дәвам итә сүзен Габидә ханым. – Аеруча  дини бәйрәмнәр вакытында  иганә мул гына керә. Авылның күп кешеләре финанс ярдәм күрсәтәләр. Мәчетне тотуда, бәйрәм чараларын оештыруда Нур Еркеевның уллары Айдар белән Азамат, Уфада яшәүче эшкуарлар Илшат Биккинин, Әзһәр Әминев зур ярдәм күрсәтәләр.

Мәчет биләмәсен төзекләндерү, тәртипкә китерү өмәләрендә бер төркем авыл кешеләре актив катнашалар.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Габидә Еркеева “Мәрхәмәт” фонды ярдәмендә быел Мәккәгә хаҗга барып кайткан, хаҗия булган. Раббыбызга ышану, Коръән тәгълиматларыннан тайпылмау бөтен мәтәүбашлылар өчен аңа рухилык, тәрбиялелек, иҗтиһатлык өлгесе булып яшәргә көч бирә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас