Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2024, 11:00

Иҗаты – Башкортстанга мәдхия!

Уфада Рамил Килмәмәтовның Башкортстан турында фотокүргәзмәсе ачыла

Иҗаты  –  Башкортстанга мәдхия!
Иҗаты – Башкортстанга мәдхия!

9 октябрьдә, Республика көнен бәйрәм итү алдыннан, Милли музейда аның  "Рамил Кильмаматов. С любовью о Башкортостане" дип исемләнгән  фотокүргәзмәсе эшли башлаячак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында ачылачак күргәзмә күренекле Русия фоторәссамы һәм мәдәният эшлеклесе Рамил Килмәмәтовның (1949-2019) сайланма эшләре коллекциясен тәкъдим итә.

Рамил Килмәмәтов Башкортстанның һәм Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның иң чагу фоторәссамнарының берсе иде. Аның иҗаты – Башкортстан фотосәнгатендә тулы бер чор. Ул Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнашты. Илнең Фоторәссамнар берлеген булдыручыларның берсе. Республика Фоторәссамнар берлеген оештыручы һәм җитәкчесе (1992-2004 еллар), 2019 елның апреленә кадәр – Русия Фоторәссамнар берлеге сәркатибе булды. “Агыйдел” республика кинофотоклубын оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе дә (1976-2019 еллар).

Аның иҗаты туган җиребезгә, гүзәл Башкортстаныбызга соклану, ярату хисе белән сугарылган.

Фото: Башинформ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: