Новости
9 Октября 2024, 05:00

Гимназистлар беренче паспортларын алдылар

Узган ел “Беренчеләр хәрәкәте” “Без – Русия гражданнары!”  проектын башлады, ул паспорт тапшыруны әһәмиятле һәм истә калырлык итүгә, илсөярлек тойгысы тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гимназистлар беренче паспортларын алдыларГимназистлар беренче паспортларын алдылар
Гимназистлар беренче паспортларын алдылар

Башкортстан Республикасы көне алдыннан Гомумрусия халык фронты вәкиле Мурад Шафиков тантаналы шартларда Башкорт гимназия-интернаты укучыларына Русия гражданины паспортларын тапшырды.

 – Паспорт алып, сез илебезнең тулы хокуклы гражданына әйләнәсез. Бу зур хөрмәт һәм олы җаваплылык. Һәм һәрберегезнең бурычы – Русия гражданины исемен лаеклы йөртү, безнең дәүләтнең законнарын үтәү һәм ихтирам итү, тырышып уку һәм бөек Туган илебез иминлегенә эшләү, аның мәнфәгатьләрен яклау, – дип билгеләде Мурад Шафиков.

Гимназистлар Туган илгә тугрылыкка тантаналы вәгъдә бирделәр. Яшь гражданнар өчен Русия Федерациясе гимны яңгырады. Церемониядә катнашкан һәркем значок һәм “Беренчелеәр хәрәкәте” символикасы төшкән паспорт тышлыгы алды.

Регина Фәизова.

Гимназистлар беренче паспортларын алдылар
Гимназистлар беренче паспортларын алдылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас