Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2024, 13:00

Уртага салып сөйләштеләр

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рамил Бадамшин Бәләбәй районының Приют поселогында гражданнарны күчмә кабул итте.

Уртага салып сөйләштеләр
Уртага салып сөйләштеләр

Төзелештән, юлларны юнәтү, поселокны төзекләндерү, яктыртудан алып музейга бина бүлү, сәнгать мәктәбенә педагоглар эзләү, Мәдәният йорты фасадын яктыртуга кадәр бихисап мәсьәләләр, шәхси һәм көнкүреш характерындагы сораулар каралды.

Аларның бер өлешенә җавап бирелде, хәл итү юллары тәкъдим ителде,  аңлатылды, киңәшләр бирелде, поселок хакимияте вәкиле һәм район советы депутаты белән мөрәҗәгатьләр эшләнде.

Эшкәртүне һәм рәсми сорауларны таләп иткән кайбер мәсьәләләрне чишү өстендә эшләүгә кабул ителде.

Тимер юл аша юл үткәргечне реконструкцияләү мәсьәләсе ачык һәм мөһим булып кала, кызганычка күрә, авария хәлендә булса да, ул 2025 елга территориаль заказга эләкмәде.

Приют дәваханәсен ремонтлап бетерү мәсьәләсе кискен булып кала.

Рәмзилә Камеристова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: