Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2024, 11:00

Шаулап үсәр әле наратлар...

Урманнар республика территориясенең 40 процентын били. Башкортстанда туган төбәкнең “яшел байлыгын” торгызу җәһәтеннән зур эш алып барыла. Утыртылган урман мәйданы буенча төбәк ел саен Волга буе федераль округында алдынгылар исәбендә.

Шаулап үсәр әле наратлар...
Шаулап үсәр әле наратлар...

Республика көне алдыннан Бәләбәй гуманитар-техник колледж студентлары, район хакимияте, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, ирекмәннәр “Экология”  милли проектының  “Яшел Башкортстан” һәм “Урманнарны саклау” акцияләре кысаларында 6000 нарат үсентесе утырттылар.

Өмәдә катнашучыларны Бәләбәй  участок урман хуҗалыгының 79 нчы кварталына  илтергә автобусны  “Бәләбәй водоканал” җәмгыяте бирде. Эшкуар Сәид Баһаветдинов исә пирожкилар белән чәй эчүне оештырды.

Үсентеләрне утырту урынына килү белән акцияләрдә катнашучыларга махсус көрәкләр, үсентеләр белән бидрәләр бирделәр. Гуманитар-техник колледжның өченче курс укучылары урман утыртуда беренче тапкыр катнашуларын әйттеләр. Урман хуҗалыгы директоры Азат Җәләев аларга осталык классы күрсәтте, зур булмаган почмак ясап көрәкне җиргә ничек  итеп кертергә, тамырына зыян китермичә чокырга нарат үсентесен ничек  урнаштырырга һәм  өстән ничек тыгызларга  кирәклеген өйрәтте. Инструктаждан соң өмәдә катнашучылар, казучыларга һәм утыртучыларга бүленеп, алдан әзерләнгән буразналар буйлап таралдылар. Әйтергә кирәк, студентлар өлкәннәрдән бер дә артта калмадылар,  күңелле итеп, тиз һәм сыйфатлы эшләделәр.

 – Агач утырту бер дә кыен түгел икән, җаена төшенергә генә кирәк. Безнең наратларның ничек алынып китүен күрергә мотлак килергә телибез, – диделәр Руслан Каһарманов, Илья Акулинин, Алсу Фәизова һәм башка студентлар.

Егетләрнең берсе чын ир-егет агач утыртырга, йорт  салырга һәм ул үстерергә тиешлеге турында  билгеле әйтемне искә төшерде. “Агач утырттым инде,  тагын  ике эшне эшлисе кала”, – дип шаяртты ул.

 – “Яшел Башкортстан” һәм “Урманнарны саклыйк” акцияләрендә катнашу безнең студентлар өчен – кече туган илгә файда китерү мөмкинлеге ул, – дип билгеләде колледж укытучысы Татьяна Алексеева.

Вакыт узар, һәм республиканың төп бәйрәме алдыннан утыртылган наратлар шаулап үсәрләр. Акцияләрне оештыручылар үсентеләр утыртуда катнашканнарның киләчәктә һичшиксез  табигатькә  сакчыл караячагына ышаналар.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

 

 

Шаулап үсәр әле наратлар...
Шаулап үсәр әле наратлар...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: