Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2024, 15:00

Укучыларына “наданнар” һәм “тавыклар" дип кычкырган...

Уфада әти-әниләр шәһәр мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныф укытучысына карата прокуратурага шикаять язган. «Честный репортаж» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, ата-аналар раславынча, педагог даими рәвештә укучыларга кычкыра һәм хәтта, мәсәлән, аларны әле «тавыклар», әле «наданнар» дип мыскыллый икән. Балалар мәктәпкә барырга курка һәм төшенкелеккә бирелгәннәр.

Укучыларына “наданнар” һәм “тавыклар" дип кычкырган...
Укучыларына “наданнар” һәм “тавыклар" дип кычкырган...

Башта балаларга беркем дә ышанмаган, шуңа дәресләрнең берсендә аудиоязма яздырылган, анда хатынның балаларга карата тавышын күтәрүе, ярсып акыруы һәм алар белән кешелек дәрәҗәсен төшерердәй мыскыл итеп сөйләшүе ишетелә. Укучылар язманы уку йорты җитәкчелегенә тыңларга биргән, әмма, ата-аналар раслаганча, ярдәм булмаган. Аларга психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Нәтиҗәдә, хәзер аудиофайл белән дә, тулаем алганда, әлеге хәл белән дә прокуратура шөгыльләнә.

Шул ук вакытта ата-аналарның берсе хәбәр иткәнчә, укытучы бу язманы кем яздырганын эзли. Сыйныф чатында ул «мондый әшәкелекне көтмәгән идем» һәм “акланырга җыенмыйм”, дип язган.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә шикаятьнең чыннан да күзәтчелек ведомствосына кергәнен раслыйлар, прокурорлар тикшерү үткәрә.

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: