Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2024, 11:00

Армиягә – чакыру буенча

1 октябрьдән Русиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.РФ Президенты Владимир Путин тиешле Указга кул куйды.  Рәсми хокуки мәгълүмат порталында басылган документка ярашлы, илдә 133 мең кеше чакырыла.

Армиягә – чакыру буенча
Армиягә – чакыру буенча

Көзге чакырылыш 2024 елның 1 октябреннән 31 декабренәчә узачак. Закон буенча, армиягә запаста булмаган һәм сәламәтлек торышы буенча хезмәткә яраклы, 18дән 30 яшькәчә ир-егетләр чакырыла. Хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итә.

Паркта хәзер күңелле!

Максим Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасы авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзелеп бетте. Урындагы яшәүчеләр  башлангычы проекты Урындагы инициативаларга ярдәм-2024 программасы чикләрендә тормышка ашырылды.

“Заманча шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча 2019 елда төзекләндерелгән паркта балалар өчен матур ял итү урыны барлыкка килде. Бәләкәчләр уен мәйданын яратып та өлгерделәр. Монда аларга барсы да ошый: хәвефсез йомшак түшәмә дә, корылмалар да.

Балаларның телефоннардан, гаджетлардан аерылып, саф һавада уйнауларына ата-аналар да, әби-бабайлары да сөенеп бетә алмый..

Рәхмәт сезгә, педагоглар!
Укытучылар көне алдыннан шәһәр, авыл һәм поселок мәктәпләреннән, балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән педагоглар күркәм йола буенча Бәләбәй шәһәренең Үзәк Мәдәният сараена җыелдылар.

БР Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин һәм БР Бәләбәй район Советы рәисе Сергей Лущиц укытучыларга лаеклы наградалар тапшырдылар.
Сәхнәгә чыккан һәркемне зал алкышларга күмде. Наградалар алганнарның исемнәре еш ишетелеп тора, алар  – педагоглар җәмгыятенең лаеклы вәкилләре.

Гриппка каршы вакцинация башланды

Көз уртасы – үзеңне һәм якыннарыңны йогышлы авырулардан һәм грипптан саклау турында уйларга бик вакыт.
“БХ” Үзәк район дәваханәсенең 1 нче поликлиникасы мөдире Ольга Абдурашитовадан Бәләбәй районында вакцинация уздыру тәртибен аңлатуын үтенде.

– Вакцинацияне безнең 1 нче поликлиникада (Волгоград урамы, 14) дүшәмбедән җомга көненәчә (8.00дән 20.00 сәг. кадәр) үтәргә була. Совигрипп, ФлюМ вакциналары бар.
Кирәк булганда, вакцинация үткәрү өчен оешмаларга чыгабыз, – дип җавап бирде Ольга Святославовна.

Иң яхшы шәфкать туташы

Квалификация күтәрү үзәгендә (Уфа шәһәре)  шәфкать туташы эшенә идарә итү буенчае баш белгечләрнең һәм медсестра эшен оештыручыларның республика киңәшмәсе узды.“Урта медицина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч” Бөтенрусия конкурсының икенче этабында җиңүчеләрне бәләкоәү чараның иң күңелле  өлеше булды.

 Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең Приют поселогы сәламәтлек саклау учреждениесе  шәфкать туташы Клара Әсфәндиярова “Иң яхшы участок шәфкать туташы” номинациясендә награда алды.

Күрше апаларны шатландырган

Бәләбәй шәһәренең  Кызыл урамындагы 132 нче йортта  яхшы күңелле  кыз яши, ул  – Айсылу Локманова. Сылукай күңеле кушуы буенча өлкән буын турында хәстәрлек күрә. Өлкәннәр көнендә пенсиядәге күршеләрен кечкенә кулинария шедеврлары – баллы тортлар–  белән шатландырган.  Пасхада аларны куличлар белән сөендергән.

Тәмле сый алган өлкән кешеләрнең ниндит хис-тойгылар кичергәнен күз алдына китерәсезме? Озак еллар  эшләгән ветераннарга карата барлык оешмаларда да игътибар күрсәтеп бармыйлар бит”, – дип язды “БИ” төркемендә Ольга Чумаченко.

Укучыбыз хаклы,  тормышта һәрчак изгелеккә урын бар!

Ике тәгәрмәчле атта

2009 елда, 15 ел элек, Бәләбәйдә шоссе юлдан велоузышлар буенча Русия чемпионатының беренче  туры узган иде.Ул чакта безнең якташыбыз, яшь спортчы Артур Шәйморатов җиңү яулады, хәзер ул – велоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, “Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры” мактау билгесенә ия.

Әлеге түгәрәк датаны Артур Ришат улы символик рәвештә – ике тәгәрмәчле атында  билгеләде – Өлкәннәр көненә багышланган велойөгерештә  катнашты.Әйткәндәй,  ул көнне 50гә якын кеше – Бәләбәй районы ветераннары велосипедта  стартка чыкты. Көне дә кояшлы, матур булды.
Йөгереш башланыр алдыннан катнашучыларны бәйрәмне оештыручылар – ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, Социаль үсеш идарәсенең физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Эльвира Каһирова, шулай ук почетлы кунак  Артур Шәйморатов сәламләделәр. Алар өлкән буын кешеләренә чакрымнарны җиңел үтүләрен, шулай ук ныклы сәламәтлек, актив озын гомер, якыннарының кадер-хөрмәтен теләделәр.

Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: