Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2024, 11:00

Махсус хәрби операция яугирләренә яңалык

РФ Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин шул турыдагы карарга кул куйды.

Махсус хәрби операция яугирләренә  яңалык
Махсус хәрби операция яугирләренә яңалык

1 ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашу турындагы белешмәне Госуслуги порталы аша алып булачак. РФ Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин шул турыдагы карарга кул куйды.

Элек мондый белешмәләрнең бердәм үрнәге юк иде. Аларны я хәрби комиссариатлар, я хәрби часть командирлары гына бирә иде. МХОда катнашучылар һәм аларның туганнарына бу җайсызлыклар тудыра иде.

“Бу белешмәләр ярдәмендә яугирләр төбәк властьлары билгеләгән үзләренә тиешле бөтен социаль ярдәмнәрне дә ала алачаклар”, - диләр Хөкүмәттә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: