Башкорт труппасының баш режисеры Рөстәм Хәкимов планнары белән уртаклашты. Спектакль өстендә эш декабрьдә башлана, премьера 2025 елның 20 һәм 21 февралендә көтелә.
Пьеса Мөнир Кунафинның “СВОими глазами” дигән китабындагы очеркларына һәм хикәяләренә нигезләнгән. Әлегә спектакль “Бер гомер җитми икән, яки Геройлар дәвере”дип атала.
Монда “Хәсән”, “Хакер” һәм “Историк” позывнойлы яугирләр турында сүз бара. Әсәр чын булган хәл-вакыйгаларга таянып язылган.
“... Хәзерге квадрокоптерлы һәм технологик сугышта каһарманлыкка урын бармы? Автор “кеше гомеренең хакы нинди һәм Туган илнең бөклеге нәрсәдә” дигән сорауга җавап эзли”, – дип сөйләде Рөстәм Хәкимов.
“Башинформ”
Фото: театрның матбугат хезмәте