Проектның максаты – Русиянең бәләкәй шәһәрләрендә яшәүчеләрдә классик музыкага карата кызыксыну уяту, классик музыка яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирүнең мөһим өлеше булырга тиеш. Проект шулай ук илнең бәләкәй һәм уртача шәһәрләрендә музыкаль активлыкны күтәрүне, студентларга – яшь музыкантларга, җырчыларга, булачак педагогларга, актерларга үз һөнәрләре чикләрендә иҗади яктан үзләрен күрсәтүне дә максат итеп куя.
– Бу проектны булдырып, без совет заманында булган концерт эшчәнлегенә карата кызыксынуны яңартырга омтылдык, – дип билгеләде “Сәнгатьләр күпере” мәдәният өлкәсендә проектларны яклау фонды президенты, РФның атказанган артистлы Виктор Ямпольский.
22 октябрьдә, 14.30 сәгатьтә Бәләбәй гуманитар-техник колледжында З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентларының концерты планлаштырылган. Шулай ук 22 октябрьдә, 14.30 да, Бәләбәйнең 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә күренекле сәнгать эшмәкәрләренең, училище профессорларының: Башкортстан Республикасының атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Сергей Докучаевның һәм Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшмәкәре, халыкара конкурслар лауреаты Флюра Ситдикованың осталык класслары оештырылачак. Ә 15.30да студентлар концерты була.
Программада П.И. Чайковский, С.В. Рахманинов, Клода Дебюсси, Никколо Паганини һ.б. иҗаты тәкъдим ителәчәк.
Керү ирекле.
Светлана Шириня