Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2024, 11:40

Чөгендер, чөгендер, онытырлык түгелдер

Кичә, 15 октябрьдә,  авыл хатын-кызлары көне булды. Шул уңайдан  туган авылыма багышланган “Бәхилләшәсе килми” әсәремнән бер өзек.   … Кадерле укучым, синең өчен  чын авыл хатыны нинди буладыр, өзеп кенә әйтә алмыйм, ә менә минем өчен аның образы мин яратып бәян иткән әнием Минегәйшә Сиразетдинова булып, бианай-әни Зинфирә Салихова булып, чөгендерчеләрнең звено җитәкчесе Кәнзия апа Әхмәтова  булып күз алдына килеп баса.

Чөгендер, чөгендер, онытырлык түгелдер
Чөгендер, чөгендер, онытырлык түгелдер

***

Әйе, әнкиләрнең самый бала үстергән, без мәктәптә укыган – узган гасырның 70-80нче елларына туры килә  онытылмаслык булып хәтердә калган колхозның (ул чакта “Авангард” колхозы) күпләп шикәр чөгендере үстергән вакыты. Көләрлек тә, еларлык та булды чөгендер эпопеясе. Баштарак эшли торган яшьтәге  хатыннарга аны эшкәртергә гектарлап бүлеп бирделәр, соңрак һәр урам хатыннары звенолар булып, бергә эшли башладылар.

Әнә шул һәр хатын үз гектарын аерым эшләгәндә без – балаларга да эләкте ул чөгендер басуының “рәхәтлеге”. Июнь аеның икенче яртысы. Чөгендерне беренче катка утарга, ягъни сирәкләтәсен сирәкләтеп, чүп үләннәреннән арындырырга кирәк. Өйдә иртәнге эшләрдән берникадәр арынгач, әнки белән Ташкичү басуына чөгендер утарга китәбез. Һәркайсыбызның  кулбашында кәтмән (бездә китмән түгел, кәтмән диләр, кайбер якларда мотыга сүзен матыйк  дип  кенә татарчалаштырганнар). Барып җиткәнче үк көн эсселәтә башлый.

  Менә бер башыннан икенче башы чак шәйләнгән, ачуым да килмәгәе, офыкка кадәр сузылган чөгендер басуы.Һәркайсыбыз икешәр яки өчәр рәт алабыз да, тотынабыз эшләргә. Алабута, эт эчәгесе, явыз билчән, тагын әллә нинди чүп үләннәре сине үртәгәндәй кукыраешып утыралар. Әле артык үсеп китмәгән чөгендер үсентеләре киселмәсенгә алар тирәсендәге чүпләрне кул белән утыйбыз,  кәтмән белән җирне йомшартабыз. Сеңлем Зөлфиянең ничек эшләвенә дә күз төшереп алам, ул мине әллә күпме артта калдырган, аны куып җитәм дип и тырышкан булам. Җитәрсең бар, аны юкка гына күрше-тирәләр, Гайшә, бу кызың бигрәк эшкә шәп, дип мактамыйлар шул.

Берзаман мәңге очына чыгып булмас төсле тоелган  басуның урман авызында туктап калган очы күренә. Шатлык күкәе тапкан шикелле җиребез-күгебез белән сөенәбез.  Өйдән алып килгән ризыкларны бергә утырып ашау, суынып беткән чәйне эчү –  рәхәтнең дә рәхәте. Аның әле якын-тирәдә бит-кулларны юып алырга суы да, әлеге шикелле кулга  кияргә перчаткасы да юк, шул пычранып беткән куллар белән тамак ялгыйбыз, әллә ул чакта микроблар булмаган,  беребез дә чирләп ятмадык. Хәзер генә ул балалар чебен тимәс чер итәр ...

Менә шул рәвешле чөгендер алдын көзгә кадәр берничә мәртәбә утап чыгасы. Ә аннары көз җитә –  иң кәттәсе – чөгендер алу башлана. Бу вакытта инде бөтенесе гаиләләре белән басуда. Күтәрмәслек булып үскән зур-зур чөгендерләрне түгәрәк ясап өябез да пычак белән яфрагын кисеп, тамыразыкны уртага ыргытабыз. Шулай бөтен басуда әле тегендә, әле монда чөгендер өемнәре калкып чыга.  Алдыңны алып бетерү белән генә эш бетми әле, машина табып, чөгендерне  Бәләбәйгә төяп озатасы.

Ул заманда колхозларга үстерелгән ашлыкны ташырга Мәскәү кадәр Мәскәүнең үзеннән йөк машиналары белән командировочныйлар килә торган иде. Күрәсең, иген бик күп, ә колхоз машиналары аз булгандыр. Әти-әниләр әнә шул  берәр машинаны тоту өчен, ялынып, артларыннан шактый йөриләр. Көннәрнең берсендә, ниһаять, чират җитә. Аяз көнме анда, әллә өстән яңгыр явып торамы, машинага төяп, тизрәк чөгендерне озатасы. Эчләрең суырылып, кәҗә майларың чыкканчы теге ат башы чаклы чөгендерләрне әй ыргытасың инде машина әрҗәсенә.  Чөгендереннән котылган әнинең (башка хатыннарның да) сөенгәннәре! Әле арыганы турында уйламый ул, сүз тыңлаганы өчен теге шоферны алып кайтып сыйлыйлар: әти тавык суя, әни тукмачлап аш пешерә. Истә дә калмаган: шундый адәм җәфасы булган эшләре өчен күпме хезмәт хакы алдылар икән? Хәзер, ялгышмасам, республиканың күп районнарында шикәр чөгендере үстерелми, ә үстерелгәне Чишмә, Раевка шикәр заводларында эшкәртелә.

Эш никадәр авыр булса да, хатыннар зарлануның, елашуның ни икәнен белмәделәр. Беркадәр эшләп алгач, бергә утырып хәл алалар. Китә авыл хәлләре турында сөйләшү, китә мәрәкә сүз. Авыл хатыннары шаян сүз эзләп кесәгә керми инде, алармы, алар тел галимнәрең белмәгәнне белә.

Ә алларын утап беткән көнне  бәйрәм ясыйлар. Басу читендәге бер аулак урынга чыгып, табын коралар. Кем  йомырка, кем кыяр, кем яшел суган,  бәрәңге алып килгән, барсы да уртак табынга куела. Өстәвенә алларын эшләп бетерү сөенече, күтәренке кәеф. Шуннан берсе теге – төнлә туганны чыгара. Эшне тәмамлау хөрмәтенә аз гына тамак чылатмасаң гөнаһ булыр! Болар шулай матур гына кәефләнеп утырганда Ташкичү авылыннан  мәрхүм Фәгыйләттәй (урыны оҗмахта булсын) өсләренә килеп чыкмасынмы!

– Әле сез хатын башыгыз белән көмешкә эчеп утырасызмы, потлислар, – дип тиргәргә тотына. Болай, яратып кына инде,  ире сугышта һәлак булганга  тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган, пенсиягә чыкканчы үзе дә басудан кайтып кермәгән түтки хатыннарның хәлен ничек белмәсен-аңламасын ди инде. Түткиең көлеп җибәргәч, шомыраеп калган хатыннарга җан керә, уен сүз дәвам итә.  Ул үзе дә аларга күчтәнәч кыстырып килгән икән. Сүз сүз белән, колхоз рәисе, бригадир- мазар килеп чыкмасын дип аулакта утырырга ниятләгән чөгендерче хатыннар җырлый ук башлыйлар. Кайдан аларда шулкадәр тормышны ярату, күңел көрлеге! Соклануымның чиге юк.

Зәйфә Салихова.

Фото: ачык чынаганаклардан

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: