Өч көн элек кенә Башкортстанның төп сәхнәсендә Республика көненә багышланган концертта чыгыш ясаган Айнур Фатыйхов 37 яшендә, сәләте һәм көче чәчәк аткан вакытта вафат булды. Аны соңгы юлга алкышлар белән озатырга уфалылар гына түгел, Казаннан, Мәскәүдән дә кешеләр килде.
Башкортстанның мәдәният министры, республиканың халык артисты Әминә Шәфыйкова Айнурны Ходай тарафыннан сәләт күп бирелгән музыкант дип атады.
– Мин аны балачактан, чараларда чыгыш ясаган чагыннан хәтерлим. Әле бөтенләй бала, мәктәпкәчә яшьтәге чагында аңа караган һәркемнең күңелен арбый иде, - дип искә ала министр. - Айнур сөйкемле, талантлы кеше иде. Без мәктәптә укыганда аның яныннан болай гына узып булмый идее – һәрвакыт елмаясы килә иде, чөнки ул бик якты, тере, актив кеше иде. Профессиональ музыкант буларак, ул республиканың баян мәктәбен, гомумән музыка сәнгатен үстерү өчен бик күп эшләр башкарды. Халыкара конкурслар лауреаты, сәхнәдә хәтта беренче планда булмаса да, барыбер күз карашларын үзенә тарта торган артист. Аның бездән китүе бик кызганыч.
Истәлекле чаралар ике елдан соң оештырылды. Киләчәккә планнарда Айнур Фатыйхов истәлегенә аның исемендәге конкурс оештыру идеясе бар.
– Ике ел элек истәлекле чаралар – Хәтер кичәсе узды, Көньяк зиратта кабер өстенә һәйкәл ачылды. Анда ул кулына баян тотып сурәтләнгән – тормышта да шундый иде. Ул бит 1нче сыйныфтан чыгыш ясады, сәхнәдә үсте. Бер генә концерт та аннан башка узмады, - ди аның әтисе Халит Фатыйхов. - Ул чагында бик күп кеше җыелды. Киләсе елга, үлүенә 5 ел тулганда, Айнур Фатыйхов исемендәге Республика гармунчылар конкурсын оештырырга һәм үткәрергә ниятлибез.
Ниятләрне тормышка ашырырга язсын!
“Кызыл таң”нан.