Дөньякүләм икмәк көне алдыннан “БХ” хәбәрчеләре бөтен илдә сыйфатлы продукциясе белән дан тоткан “Безнең икмәк” җәмгыятендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда предприятие “Элеватор” икмәген җитештергән өчен “Русиянең иң яхшы икмәге-2023” Бөтенрусия конкурсында I нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
– Бүген без 10 төрле икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре, шул исәптән икмәкнең 30лап сортын чыгарабыз. Бәләбәй һәм Приюттагы үзебезнең фирма магазиннарына гына түгел, автолавкаларда Бәләбәй районы авылларына да илтәбез, – дип сөйләде предприятие директоры Диләрә Бәшарова.
Ипи – Русия халыкларының мәдәни мирасының мөһим өлеше. “Безнең икмәк” җәмгыяте хезмәткәрләре үз булмышларын аны җитештерүдә нәкъ борынгы традицияләрне саклауда күрәләр.
– Без колмак чүпрәсендә “тере ипекәй” пешерәбез, борын-борыннан ата-бабаларыбыз пешергән кебек. Нәкъ шуңа күрә ул шундый тәмле, туклыклы, файдалы, чөнки организмга кирәкле бөтен микроэлементлар бар ипидә, – дип өстәде Диләрә Мөхәррәм кызы. – Беренче чиратта, икмәк изге кулларны ярата. Әбекәйләр, әнкәйләребез юкка гына догалар укып ипи пешерергә тотынмаганнар бит. Бездә нәкъ шундый изге җанлы, ачык кешеләр эшлиләр дә. Бергә эшләү елларында без бер гаиләгә әйләнеп беттек, шуңа күрә бездә җылы, өй халәте.
Ипи пешерү производствосында технолог төп рольне уйный. Бу җәһәттән предприятие бәхетле. Производство мөдире, технолог Гөлнара Төхвәтуллина – иҗади кеше, хезмәттәшләрен яңа идеяләр белән илһамландырып кына тора. “Безнең икмәк” җәмгыяте һәрчак сатып алучыларын яңа ризыклары белән шатланыдыра. Әйтик, күптән түгел магазиннарга чүпрәсез кара җимешле, “Суганлы” (“Луковый”) икмәкләре чыкты, аларны бик теләп алалар.
Ә хәзер куллары бөтен илгә билгеле “Элеватор” икмәген, уңган калачлар, тәмле пироглар һәм пирожныйлар, тортлар һәм башка тәмлекәчләрне иҗат иткән ипи пешерүчеләрне һәм кондитерларны исемләп үтик. Зөлфия Һади кызы Шәрәфиева, Гөлгенә Рәмзис кызы Серазева, Татьяна Васильевна Астахова, Татаьяна Валериевна Мина, Шахноза Чориеровна Холлиева, Любовь Валентиновна Яковлева, Людмила Александровна Смолина, Любовь Владимировна Терентьева, игезәк ханымнар Наталья Владимировна Сапожникова һәм Евгения Владимировна Сидорова предприятиедә озак еллар эшлиләр.
Продукция җитештерүдә алар кушкан төп ингриедент – ул ярату! Бәләбәй шәһәре азык-төлек индустриясенең иң яхшы предприятиесенең уңыш сере нәкъ шушы. Әйткәндәй, ул “Русия икмәк пешерүчеләр берлеген”дә тора.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.