Новости
21 Октября 2024, 08:00

Контрактка кул куелды

Азат Альверт улы Сәхәбиев янә БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнде. Алтынчы чакырылыш мунициапь район Советының икенче утырышында район депутатлары, биләмәләр башлыклары, ведомстволар, предприятиеләр, учреждениеләр, хакимиятнең структура подразделениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашлыгында “БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләү турында” мәсьәлә каралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Контрактка кул куелдыКонтрактка кул куелды
Контрактка кул куелды

Бердәм тавыш белән депутатлар Азат Сәхәбиевны контракт буенча БР Бәләбәй районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләү турында карар кабул иттеләр.

Аннары контрактка кул кую тантанасы булды, анда МР Советы рәисе Сергей Лущиц һәм хакимият башлыгы вазыйфасына янәдән тәгаенләнгән Азат Сәхәбиев катнаштылар.

МР Советы утырышында БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның дәүләт төзелеше һәм урындагы үзидарә буенча комитет рәисе Владимр Нагорный, БР Башлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы Татьяна Саенко;  БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәмәтҗанов, БР Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара эш итү буенча идарәсе төп киңәшчесе Наил Абелгузин катнаштылар.

Светлана Шириня.

Елена Петрова фотолары.

Контрактка кул куелды
Контрактка кул куелды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас