Новости
22 Октября 2024, 06:00

Ул яратып яши тормышны

Өлкән яшьтәге һәр кешенең кыенлыклары һәм көйсезлекләре,  шатлыклары һәм куанычлары белән яшәлгән гомере бар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул  яратып яши  тормышныУл  яратып яши  тормышны
Ул яратып яши тормышны

Мәтәүбаш авылында Нурия Тимергали кызы Шәймарданованың агач йорты мәчеттән ерак түгел урнашкан. Аңа 83 яшь. Өйдә стеналарда – иске, әмма яхшы сакланган якын кешеләренең фотосурәтләре, өстәлдә чәчкә савытында дәлияләр. Безне җыйнак гәүдәле, хәрәкәтчән, күзләреннән нур бөркелеп торган, ачык йөзле хатын каршы ала. Беренче минуттан ук Нурия апага карата күңелдә якынлык  туды. Аңардан ниндидер уңай энергия бөркелә, янында җылы һәм рәхәт. Сөйләшү үзеннән-үзе башланды. Сентябрьдә ул сиксән өченче туган көнен бәйрәм иткән, һәм ирексездән бер чынбарлык искә төште –  олы җанлы, изге йөрәкле олы яшьтәге кеше генә мөлаем, ягымлы булып күренә. Шат күңелле, шаян сүзле, бик җиңел аралашуы белән ул таң калдырды.

Язмыш бу авыл хатынына карата мәрхәмәтле булгандыр, кыенлыклар аны урап узгандыр, югыйсә бернигә бирешмичә, элеккечә тормышын кызыклы, тулы итәргә омтылмас иде дип уйладым мин, аңа карап. Әмма тормышын белгәч, бөтен хикмәт характерда  – бернигә карамастан зарланмауда, шатлана белүдә икәненә төшендем.

Тумышы белән ул Туймазы районының Имән-Күпер авылыннан. 1966 елда Рөстәм Йосып улына кияүгә чыгып,  Мәтәүбашка килен булып төшкән. Үз хуҗалыклары белән яшәгәннәр, иртәдән кичкә кадәр эшләгәннәр дә эшләгәннәр.

Икесе дә туган колхозларында хезмәт куйганнар, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булганнар. Шәймәрдановлар өч улларын лаеклы кешеләр итеп үстергәннәр, алар барсы да гаилә корган, үзара бик тату яшиләр. Кызганычка, Нурия Тимергали кызының ире ике ел элек мәрхүм булган. Бик кайгырган ул, әмма нишләмәк кирәк, тормыш дәвам итә. Һәм ул килененең киңәше белән үзе өчен изге эш тапкан: махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен тукмач кисә. Кухняда мич янында көн саен изге догалар укып камыр баса.

 – Авылда газ үткәргәндә ирем мичне сүттермәде. Каты салкыннар булганда мин мичкә ягам... Шундый җылы, рәхтәт була... Утка карап утырам һәм...  хатирәләрем елгасы ага, – дип сөйли Нурия апа.

Чыдамлык, эш ярату һәм шат күңел – аның озак яшәвенең төп  сере менә  шулар.

Олы яшьтә булуына карамастан, көнкүреш мәсьәләләрен дә ул үзе хәл итә. Балалары  бакча казырга, утыртырга ярдәмләшә. Нурия апа бервакытта да тик утырмый, җәй түтәлләрен карый, кыш йон эрләп оекбашлар бәйли. Хәзер инде СВО солдатлары өчен гуманитар ярдәм җыюда да кулыннан килгәнчә булыша.

Нурия Тимергали кызы ярдәмгә килергә әзер  күршеләре, авылдашлары турында да тик яхшы фикердә. Туган көне белән котларга килгәч, чәй өстәле артында алардан җылы, яхшы сүзләр ишетү  Нурия апаның күңеленә май булып яткан.

Туган ил, Русия менә шундый яхшы күңелле, гади кешеләргә таяна! Бүген Нурия Тимергали кызының җиде оныгы һәм ике туруны бар. Ул аларның үсүләрен, киләчәккә таба беренче адымнарын ясауларын күреп-күзәтеп шатланып бетә алмый.

Рәмзилә Камеристова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас