– Ольга Анатольевна Егорова, Луиза Васильевна Гудкова, Вера Павловна Павлова, Валентина Владимировна Маркелова, Инна Владимировна Кузьмина, Римма Витальевна Андреева, Галина Герасимовна Потапова, Людмила Александровна Тимофеева, Алена Анатольевна Павловалар яшелчәләрне консервалауда актив катнаштылар. Шулай ук укытучылары Маркелова Ольга Геннадиевна белән Слакбаш мәктәбе укучылары да уртак изге эшкә өлеш керттеләр, – дип хәбәр итте авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ольга Андреева.
Урындагы эшкуарлар Ирина Юрьевна белән Анатолий Степанович Яковлевлар йорт әзерләмәләре хәзерләргә бина биргәннәр.
СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен туплаганда ирекмәннәр бригадасы Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу мәсьәләсе буенча фикер алышырга да өлгергәннәр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына кадәр слакбашлылар авыл уртасындагы Җиңү мемориалын ремонтларга телиләр. Әлеге программадан файдаланып, бу эшне тормышка ашыру ниятләре ныклы авыл кешеләренең.
Римма Солтанова
Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.