– Авыл кешеләре җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертергә омтылалар: кемдер Туган ил сакчылары өчен җылы оекбашлар бәйли, икенчеләр борщ заправкалары әзерли, окоп шәмнәре ясау тукталмый, – дип сөйләде Шаровка авыл советы биләмәсе башлыгы Ильмира Ильина.
Авыл Советы хакимияте бинасында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктында яугирләр өчен туклану прордуктлары, җылы киемнәр һәм башка күп әйберләр тупланган. СВОда катнашучыларга кирәкле товарларны эшкуар Светлана Гришанина да сатып алган.
Хатын-кызлар советы активистлары һәм ирекмәннәр гуманитар ярдәмне яхшылап төреп-тутырып, район ветераннар советына тапшырганнар.
Римма Солтанова әзерләде.
Фото авыл хакимиятеннән.