Новости
24 Октября 2024, 08:00

“Буратино” – иң яхшылар арасында

Мәскәүдә “Иң яхшы инклюзив мәктәп-2024” XI Бөтенрусия конкурсы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Буратино” – иң яхшылар арасында“Буратино” – иң яхшылар арасында
“Буратино” – иң яхшылар арасында

Башкортстан Республикасы намусын 26 нчы “Буратино” балалар бакчасы педагоглары – өлкән тәрбияче Анжелика Сергеева, тәрбияче Әлфия Шәйхетдинова һәм укытучы-логопед Ольга Әкрәмова – Уфада конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр яклады.

Вакыйга илнең 30 төбәгеннән 40 оешманы җыйды, алар дүрт номинациядә ярышты. Конкуренция көчле булуга карамаастан, “Буратино” иҗади төркеме лаеклы чыгыш ясады. Бәләбәйлеләр тәҗрибәсен лаеклы бәһалап, жюри рәисе Оксана Приходько (МГППУның махсус белем бирү һәм комплекслы реабилитацияләү институты директоры) коллектив презентациясеннән соң: Җентекләп уйланган, методик яктан грамоталы чыгыштан соң сорау бирүе кыен”,– дип билгеләде.

Конкурс йомгаклары буенча “Буратино” ике номинациядә җиңү яулады  – “Инклюзив белем бирү үсешенә шәхси өлеш” һәм “Инклюзив белем бирү эшендә уку-тәрбия һәм укудан тыш төрләрнең вариативлыгы”.

 – Безнең өчен бу зур тәҗрибә булды, – ди бәләбәйлеләр. – Конкурста катнашып, без үзебезне күрсәтеп кенә калмадык, илнең бүтән төбәкләрендә мәктәпкәчә белем оешмаларының ничек эшләүләрен дә күрдек.

Регина Фәизова.

 

“Буратино” – иң яхшылар арасында
“Буратино” – иң яхшылар арасында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас