Барлык яңалыклар
Новости
24 октябрь 2024, 15:00

Егерменчесен үргәннәр

Баженово авылында яшәүчеләр СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтәләр. Оста куллы үрүчеләр инде егерменче маскировка челтәрен үргәннәр. Бу осталык кына түгел, ә тынычлык өчен көрәшкәннәрне ихтирам итү, алар турында хәстәрлек күрү.

Егерменчесен үргәннәр
Егерменчесен үргәннәр

Мәктәп укучылары да ярдәм итәләр, хезмәт дәресләрендә маскировка тасмалары кисәләр.

Шәйморатов исемендәге батальонның рәхмәтле  яугирләре Баженово челтәр үрүчеләренә  “Своих не бросаем!” символик язмасы белән торт бүләк иткәннәр.

Рәмзилә Камеристова әзерләде.

Фото авыл хакимиятеннән.

 

Егерменчесен үргәннәр
Егерменчесен үргәннәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: