Сүз Русия Кораллы Көчләрендә хезмәткә 2024 елның 21 октябреннән 1 декабренәчә контрактка кул куйган кешеләр турында бара. Элек район түләве 100 мең сум иде.
Моннан тыш, 2024 елның 10 июленнән Башкортстан Башлыгы Р. Хәбировның кушуы буенча РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга түләү республикада 505 мең сумга кадәр үсте. Хәрби ведомство һәм муниципалитет түләүләре белән бергә контрактчы 1 млн 305 мең сум ала.
Контракт буенча хезмәткә заявка бирер өчен Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итегез. Адрес: Бәләбәй шәһәре, Көнчыгыш урамы, 72, тел.: (34786) 5-39-99 (тәүлек әйләнәсенә).
Светлана Шириня әзерләде.