Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2024, 11:00

Авылыбызның ышанычы һәм горурлыгы

Үткән гасырның 90 нчы елларында илдә башланган үзгәртеп кору чорында Тузлыкуш авылы хәлсезләнде: колхоз таралды, эшсез калган агай-энеләр илнең төрле тарафларына эш эзләп чыгып киттеләр. Туган авылының хәлен җиңеләйтергә чын мәгънәсендә данлыклы авылдашыбыз Риф Гыйльметдин улы Газизов ярдәмгә килде.

Авылыбызның ышанычы һәм горурлыгы
Авылыбызның ышанычы һәм горурлыгы

 ... Сугыштан соңгы авыр еллар. Туган якларына яу кырыннан җиңү яулап исән-имин кайткан барча ир-ат җиң сызганып Өсән елгасы аша күпер салалар. Рифнең әтисе Гыйльметдин абзый башка ирләр белән бергә билдән су эчендә субай кага. Көчле көр тавышы белән:

  – Туганнар! Субайларны тирән утыртыйк. Язгы ташкын алып китәрлек булмасын,– ди. – Эх, күпер тимердән булса, ничәмә буыннарга җитәр иде, – дип тә өсти.

 Рифләрнең йорты авылның иң очында, Шарлама суы буенда урнашкан. Ә мәктәп, киресенчә, аргы башта, ара ике чакрым. Һәр көн шул араны җәяү атлап егет ун ел буе белем туплый.

 Авыл чишмәләргә бай: Шарлама, Ачы, Ташчишмә, Корыкул... Соңгысы яз көннәрендә ярларыннан чыгып ташып, ярты авылны баса, хәтта бураларны агызып алып киткән чаклары да булды. Шул тирәдә яшәүчеләр атналар буе өйләреннән дә чыга алмый. Риф тә сабакташлары белән ташу вакытларында суга батып-чумып кайткалый. Әнә шул вакытта ул үзенә вәгъдә бирә:  – Киләчәктә авылым урамнарына күперләр салачакмын, – ди.

 Еллар үтә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет тәүдә Октябрьский шәһәрендәге техник училищеда, аннары Уфа нефть институтында һөнәри белем туплап, инженер дипломына ия була. Ул 34 ел буе Бәләбәй бораулау конторасында нефть һәм газ скважиналары бораулаучы вазыйфасыннан башлап, бораулау идарәсе начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу көчле оешманың җитәкчесе буларак, ул бәләбәйлеләрнең яшәешен, сәламәтлеген ныгытуга зур тырышлык сала. Ул беркайчан да тавыш күтәрмәс, сабыр холыклы , йөзендә җылы елмаю, халык белән уртак тел таба белә.

 Риф Гыйльметдин улының оештыру сәләтен, уңганлыгын республикабыз җитәкчелеге дә югары бәһалый. БР Президенты М.Г.Рәхимов указы белән ул 1994 елда Бәләбәй шәһәре мэры итеп тәгаенләнә, ә 1998-2004 елларда район һәм шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасын башкара. Якташымның булдыклылыгы нәтиҗәсендә Бәләбәй бу елларда яңа үсеш чоры кичерде. Заманча төзелгән 2 базар, үзәк дәваханәнең хирургиия  корпусы, районара диагностика үзәге, матбугат йорты, ипподром, 4 милли гимназия... Әле болар аның башлангычы белән башкарылган эшләрнең берничәсе генә. Шушы чорда яралган “Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленең даны исә республикабызда гына түгел, бөтен Русиягә, хәтта чит илләргә дә билгеле.

 Бәләбәйнең 1997 елда “Русиянең иң төзек шәһәре”, ә 1999 елда БР Министрлар кабинеты тарафыннан “Башкортстанның иң төзек шәһәре” Почет дипломнары белән бүләкләнүе дә күп нәрсә турында сөйли.

 Нинди генә җаваплы вазыйфалар башкарганда да Риф Гыйльметдин улы туган нигезе Тузлыкушны беркайчан да онытмады: авылга кайткан-киткән араларда да ул халык белән аралашып, хәл-әхвәлләрен белешеп торды. Тузлыкуш урамнарына асфальт юллар түшәтте, йортларга зәңгәр ягулык керде. Авыл хакимияте бинасы яңабаштан төзелде.

 Балачактан әйткән нәзерен дә онытмады Риф Гыйльметдин улы: кайчандыр мәрхүм әтисе Өсән аша салырга хыялланган тимер күперне шартына җиткереп эшләтте. Язын ташып мәктәпкә “кертергә теләмәгән” Корыкул чишмәсенә дә, Ташчишмә белән Ачы  суы аша да бетон күперләр төзетте.

 Авыл уртасында күренекле якташыбыз, Башкортстанның халык комиссары, 1937 елгы репрессия корбаны Г.З.Яһудинга һәйкәл куеп, аңа багышланган китап чыгаруда да авылдашыбыз Р.Г.Газизовның өлеше бәяләп бетергесез зур булды.

 Пенсия яшендә булуына карамастан, әле дә ул халыкка изгелек кылып яши: 2012 елда авыл читендә ул төзеткән “Дирас” мәчете ишекләрен ачты.

  – Динне беркемгә дә көчләп такмыйлар. Ул һәркемнең үз ихтыярында. Ә шулай да авылдашларымның иманга кайтуларын, әлбәттә, бик телим, – диде ул ихласлык белән.

 Чынлап та, мәчет авылыбыз мөселманнары өчен зур шатлык булды. Бүгенге көндә халык теләп җомга намазларына йөри. Авыл өстенә илаһи нур өстәп әледән-әле азан тавышлары ишетелә. 

 Риф Гыйльметдин улының гаиләсе дә бик күркәм. Тормыш иптәше Светлана Хәбир кызы Бәләбәйдә киң билгеле педагог, Башкортстанның атказанган укытучысы. Уллары Илдар – югары белемле икътисадчы, философия фәннәре кандидаты, кызлары Ильмира – табибә, медицина фәннәре докторы. Риф Гыйльметдин улы үзе дә югары исемнәргә лаек. Ул БРның атказанган нефтьчесе, РФнең нефть сәнәгате отличнигы, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, “Хезмәт батырлыгы өчен” орден-медальләре иясе. Бәләбәй районының Почетлы гражданины.

 Шушы көннәрдә ил агасы үзенең күркәм юбилеен – 85 яшен билгели. Барча райондашларыбыз исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Риф Гыйльметдин улы Газизовка һәм аның барча гаилә әгъзаларына корычтай саулык, киләчәктә дә яшәү энтузиазмы, ак бәхетләр телибез. Ә күңел түрләремнән данлыклы авылдашыма карата тирән рәхмәт йөзеннән “Рәхмәт” шигыре ургыла:

Туган авылыма җан өрдегез,

Тузлыкушым сүнеп беткәндә.

Рәхмәт әйтә Сезгә авылдашлар

Асфальт юлдан атлап үткәндә.

 

Иртән торып, газга чәен куеп,

Табын корып ашлар эчкәндә,

“Рәхмәт!”-дибез Сезгә, чыра яккан

Үткән көннәр искә төшкәндә.

 

Һәйкәлләргә карап уйланганда,

Күз салганда тарих юлына,

Рәхмәт әйтә авыл, Сезнең кебек

Ышанычы булган улына.

 

Басуларда иген үстергәндә

Авылдашлар җырлап эшләсен-

Тузлыкушның шифа суларына

Өстәдегез “Илһам чишмә”сен.

 

Туган җирдән кодрәт алмый торып,

Чит җирләрдә кеше чыныкмас.

Сезнең кебек изгелекле улын

Тузлыкушлы һичбер онытмас!

 

                                                           Камил Фазлетдинов.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: