Чыннан да ул! Гарәп Әмирлекләрендә туган һәм шунда яшәүче барлык өлкәннәр дә. Анда пенсияләрнең минималь күләме 13 000 дирһәм тәшкил итә, бу, безнең акчага күчергәндә, 260 000 сум дигән сүз.
Максималь пенсия - 6 000 000 сумнан артык. Аларны, нигездә, дәүләт вазыйфаларын биләгән кешеләргә түлиләр.
Анда пенсионерлар коммуналка өчен түләми! Ут, су, чүп-чар түгү һәм башкалар өчен, димәк.
Бу пенсионерларны еш кына пансионатларга ял итәргә, сәламәтлекләрен яхшыртырга, иң яхшы СПАларга һәм кыйммәтле процедураларга чакыралар. Алар өчен барысы да бушлай! Алар концертларга, спектакльләргә, түгәрәкләргә дә бушлай йөри, илнең иң яхшы рестораннарында бушлай ашый!
Эх, Дубайларда туган булсак!... Булмый инде булмагач...
Фото: i.pinimg.com/