Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2024, 17:00

Сусавымны басар кебек туган як чишмәләре...

Туймазы районының Төмәнәк авылы чишмәләре белән дан тота. Урындагы халык сүзләренчә, анда һәр 50 метр саен чыганак бәрә. Һәм бу авыл районда чишмәләргә иң бай торак пункт булып санала.

Сусавымны басар кебек туган як чишмәләре...
Сусавымны басар кебек туган як чишмәләре...

Төмәнәктә капиталь ремонттан соң «Республиканың капиталь төзелеш идарәсе» предприятиесе ярдәме һәм авыл хакимияте башлыгы Фәрит Шаһиев башлангычы белән "Сәрби коесы"н ачу тантанасы булды. Кое, чөнки анда чишмә суы агып торган торба юк, ул инде борынгы заманнардан ук кое рәвешендә эшләнгән.

Чарада мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты. Чишмә ачылу уңаеннан кунаклар алдында «Төмәнәк» татар халык фольклор ансамбле һәм укучылар чыгыш ясады.

Бу кое элек-электән, авылга нигез салынганнан бирле билгеле. Аны "Шәйхран коесы" да, "Шармай коесы" да дип атадылар, ә бу көнне авыл халкы белән бер фикергә килделәр - "Сәрби коесы".

Аның капкачы бар, ә чишмә тирәсендә металл нигездә мәйданчык урнаштырылган, түбә ясалган.

Күптән түгел «БРИЗ» позывнойлы яугир сугыш хәрәкәтләре зонасыннан туган авылына кыска вакытлы ялга кайтты һәм тантаналы ачылышка чакыруны шатланып кабул итте. Ул авыл халкын күркәм вакыйга белән котлады һәм барлык якташларыбызның - заман геройларының исән-сау әйләнеп кайтуын, шулай ук чишмәнең саф суын татып каравын теләде.

Чарага килгән һәркем салкын чишмә суын тәмләде, тәмле һәм хуш исле камыр ризыклары белән чәй эчә алды.

Чыганак:"Өмет"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: