Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2024, 11:00

Юлларга гашыйк алар

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Аларның киеренке хезмәтеннән башка ил икътисадының бер генә тармагының да, шулай ук безнең һәркайсыбызның уңышлы эшләвен, күз алдына китереп булмый. “Башавтотранс” предприятиесе филиалы – Бәләбәй АТПсы хезмәткәрләре өзеклексез пассажирлар йөртү белән шөгыльләнәләр. Бу предпртиятие водителе Радик Гатауллин һәм аның хезмәттәшләре өчен юлда булу гадәти хәл.

Юлларга гашыйк алар
Юлларга гашыйк алар

Гомер буе руль артында

Радик Гатауллин автотранспортчылар коллективында зур ихтирам казанган, аның водитель стажы 43 ел. Радик Мирхәт улы планын даими үтәп бара, ышандырылган техниканы әйбәт итеп, төзек хәлдә тота.

Ир узаманы озак еллар зур йөк машиналарын йөрткән. 2016 елдан ул пассажирлар йөртә.

 – Кешеләр белән эшләве, әлбәттә, катлаулырак, барсына да тиешле мөнәсәбәт кирәк. Пассажирлар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. Өлкәннәргә, шулай ук бәләкәй балалары белән барганнарга аерым игътибар бүләргә тырышабыз. Бәләбәй-Аксаков маршрутын хезмәтләндерәм, Приютка, Октябрьскийга йөрим, – ди Радик Мирхәт улы.

“Бу һөнәр нәрсәсе белән ошый?” –  соравына елмаеп: “Мин баранка борырга туганмын, күрәсең. Һәр кешенең үз тәгаенләнеше була,  гомер буе юлдамын һәм һич үкенмим!” – дип җавап бирде ул.

Югары производство күрсәткечләре өчен Радик Гатауллинның тармактан мактау грамоталары күп. Пассажирларны югары культуралы хезмәтләндергән өчен район хакимиятенең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән.

 Юлда ашыкмавың әйбәт

“Ютонг” автобусы водителе Мөхәммәт Алиев белән без Бәләбәй автовокзалында Уфага китәр алдыннан сөйләштек. Утырырга җыенган пассажирлар аның адресына җылы сүзләр әйттеләр: “Шәп водитель! Әдәпле, кешеләргә карата  игътибарлы!”

Мөхәммәт Абакар улының да хезмәт стажы 40 елдан артык. Бу һөнәрне ярату абыйсыннан бирелгән, ул да шофер булып эшләгән.

 – Дагыстанда тудым мин. 27 ел туган совхозымда водитель булып эшләдем. Аннары Мәскәүдә, Ивановода, Төньякта, шулай ук Русиянең башка тарафларында. 2007 елдан Башкортстанда яшим. Миңа монда табигать тә, кешеләр дә ошый, алар изге җанлы, тыныч, – диде ул.

 М. Алиев сүзенә караганда, Илькино белән Анновка авыллары янында җимерелеп беткән юл участокларын юнәткәннән соң башкалага йөрүе күпкә җиңеләйгән, тизрәк  барып җитеп була икән.

 – Без  напарнигым белән Уфа-Бәләбәй һәм Бәләбәй-Уфа маршрутлары буенча  тиешле вакыттан тайпылмыйча йөрибез. Пассажирлар ашыктыра башласа, юл ашыкканны яратмый дип, исләренә төшерәм. Руль артында иң мөһиме –  сакчыллык һәм тәртип-дисциплина, – ди Мөхәммәт Абакар улы.

Тәҗрибәле водитель пассажирларның хәвефсезлеге аңа ышанып тапшырылганын яхшы аңлый, рейска һәрчак юл догалары укып чыга.

Яхшы кондуктор – нечкә психолог ул

Гүзәлия Яушева Бәләбәй АТПсында 28 ел эшли, шуның 26 елы – кондуктор булып. Бәләбәй-Приют маршруты, шулай ук башка юнәлешләр  буйлап йөргән пассажирлар  ачык, көләч йөзле бу ханымны танып беләләр.

 – Мин үз эшемне яратам, чөнки ул кешеләр белән аралашуга бәйле. Беркадәр Приют автовокзалында кассир булып эшләдем, әмма бик тиз үз урыныма кайттым. Миңа көн буе бер урында утыруы күңелсез булды.

Приют – Бәләбәй маршруты буенча кузгалган авторбус  иртәчәк, кагыйдә буларак, пассажирлар  белән тулы була. Поселокта яшәүчеләр шәһәргә эшкә, укырга, дәваханәгә, башка учреждениеләргә ашыга. Шулай булса да, кондукторның әйтүенә караганда, мондый сәгатьләрдә дә салонда беркем дә “куян” булып бармый. Автотранспорт предприятиесендә озак еллар эшләгәнгә күрә, Гүзәлия Әбүзәр кызы нечкә писхолог булып беткән. Кешеләрнең кәефен ул беренче караштан ук тоя. Бу аңа хәтта кәефсез пассажирларны да әдәпле генә  хезмәтләндерергә ярдәм итә. Әйтүенә караганда, Яушева өчен кондуктор эшенең кыенлыгы юк. Сменага керешер өчен иртәнге биштә уянырга гадәтләнгән инде ул. Балалары да күптән үсеп беткәннәр, бакчага да, мәктәпкә дә озатасы юк.

 – Әлбәттә, кайчак юлдан арыта. Эшне алыштырырга да булыр иде, әмма улларым: “Әни, АТПдан китмә инде син, барыбер кире кайтачаксың. Үз эшеңнән башка яши алмыйсың”, – дип мине туктаталар.

Предприятиедә озак еллар кондуктор булып эшләүче хатыннар аз түгел. Мәсәлән, Любовь Әсмандиярова белән Светлана Солтанова биредә 10 елдан артык эшлиләр. Тармак менә шундый җаваплы һәм  ышанычлы кадрларга таяна.

“БХ” белешмәсе

Көн саен Бәләбәй АТПсы 6000 тирәсе пассажир йөртә, 284 рейс ясый. Әкренләп автомобильләр паркы яңартыла. 2024 елда 22 яңа авторбус кайткан.

Предприятиедә хезмәт  сагы һәм хәвефсезлек техникасы, пассажирларны хезмәтләндерүнең сыйфатын күтәрү, автобуслар хәрәкәте графигына ярашлы рейсларны даими үтәү,  автобус салоннарын чиста һәм тәртиптә тоту   мәсьәләләренә зур  игътибар бирелә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: