Новости
28 Октября 2024, 06:00

Конкурска әзерлек башланды...

Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте 2025 елда Урындагы башлангычларга ярдәм программасы проектларының төбәк конкурсында катнашырга карар итте

Добавить в предпочтительные источники Google
Конкурска әзерлек башланды...Конкурска әзерлек башланды...
Конкурска әзерлек башланды...

Бәләбәй шәһәре биш тапкыр конкурста җиңүчеләр санында булды. Нәтиҗәдә Революционерлар урамында 10 нчы, Интернационал урамында 75 нче, Ленин урамында 17 нче, Кызыл урамда 140 нчы, Ревоюционерлар урамында 24 нче йорт ихаталарында балалар һәм спорт мәйданчыклары эшләнде.

Бәләбәйлеләр шәһәрне төзекләндерү идеяләрен торган саен активрак хуплыйлар, үз проектларын тәкъдим итәләр. Быел шәһәр биләмәсе хакимиятенә ППМИ-2025 проектларының төбәк конкурсында катнашу өчен төрле тәкъдимнәр килгән. Бу Бехтерев урамында 17 нче, Максимова урамында 14-20 нче йортлар янында йорт яны биләмәләрен төзекләндерү (асфаль салу), “Ласточка” микрорайонында һәм “Минем шәһәрем” идарәче компаниясе хезмәтләндергән күпфатирлары йортларның берсенең ихатасында  спорт мәйданнары булдыру. Гариза бирүчеләр җиңү өчен көрәшергә әзер һәм конкурста катнашырга хәзерлек эшен башлаганнар да: өмәләр, мәдәни чарлар уздыралар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2014 елда БР Хөкүмәте карары буенча кабул ителде. Ул конкурс нигезендә биләмәләрне төзекләндерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан субсидияләр бүлүне күз уңында тота. Программаның төп идеясе – халыкның берләшә белүен яңарту, гражданлык үзаңын һәм активлыкны дәртләндерү.

ППМИ – төбәк бюджкеты, муниципаль берәмлекләр бюджетларын, физик һәм юридик шәхесләрнең финанс ресурсларын берләштереп, аларны биләмәләрнең социаль инфраструкураларын үстерү буенча мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирүче механизм ул. БР бюджетыннан 1,2 миллион сумга кадәр субсидия бүленә, аны конкурста проектлары җиңгән биләмәләр ала. Проуктны Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте гамәлгә ашыра, ул ук акчаның максатка файдаланылуы өчен җаваплы. Ә проектның тормышка ашырылу барышын инициатива төркеме контрольдә трта.

Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте халыкны ППМИ мөмкинлекләреннән актив файдаланырга чакыра. Бу шәһәрне төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Нәкъ яшәүчеләр активлыгы һәм башлангычы ППМИ-2025 проектлары конкурсында җиңүгә нигез булып тора!

Римма Солтанова.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас