Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь , 17:00

Җәяүлеләрдән алып машиналар бәрелешүгә кадәр

Бәләбәй автоюлларында 2024 елның тугыз аенда  41 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән

Җәяүлеләрдән алып машиналар бәрелешүгә кадәр
Җәяүлеләрдән алып машиналар бәрелешүгә кадәр

Ел саен Русиядә 30 мең кеше гомере автомобиль тәгәрмәчләре астында өзелә, шул исәптән балаларның да. Җәрәхәт алучылар, имгәнүчеләрнең саны –  дистәләрчә меңнәргә, матди зыян миллионнарча сумнарга җитә.

ЮХХДИның Бәләбәй районы буенча бүлеге мәгълүматына караганда, 2024 елның тугыз аенда район автоюлларында 41 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 51 кеше (шул исәптән тугыз бала) каза күргән, ун кеше һәлак булган.

Кануният каты булуга карамастан, водительләр арасында иң таралган тупас кагыйдә бозу – эчкән килеш транспорт чарасына утыру. Аварияләрнең еш сәбәбе – җәяүлеләргә барып бәрелү (ун кеше зыян күргән, берәү һәлак булган), юлдан чыгу (25 кеше каза күргән, өчәү һәлак булган) һәм иң ешы – машиналарның бәрелешүе (25 кеше каза күргән, өчәү һәлак булган).

Аварияләрне азайту һәм юл вакыйгалары сөземтәләре авырлыгын киметү максатында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклар өчен  атнага ике мәртәбә искәртү рейдлары үткәрә. Агымдагы чорда йөзгә якын оператив- профилактик чаралар уздырылган. Моннан тыш, ДАИ хезмәткәрләре балаларга юл хәкәркәте кагыйдәләрен өйрәтү максатында мәгариф учреждениеләренә дә баралар.

“Юлларда хәл яхшы якка үзгәрер, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бурыч кына түгел, ә хәрәкәттә катнашучы һәркемнең эчке ихтыяҗы булачагына ышанасы килә”, – диләр Бәләбәй автоинспекциясендә.

Фото: sevbutovo.mos.ru

Автор:Регина Иванова

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: