Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2024, 15:00

Гимназия медиапроектны тормышка ашыра

Бәләбәй чуваш гимназиясендә “Еткер” (Мирас) медиаүзәге ачу тантанасы узды. Бу Башкортстан Республикасы Башлыгының 2024 елда  БР дәүләт телләрен һәм халыклар  телләрен саклауга һәм үстерүгә грантлары конкурсында җиңү аркасында мөмкин булды.

Гимназия медиапроектны тормышка ашыра
Гимназия медиапроектны тормышка ашыра

Гимназистлар милли киемнәрдә кунакларны каршы алдылар һәм чуваш биюен, туган телләрендә җыр башкардылар.

“Еткер” мидиаүзәген ачу тантанасына  Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин, муниципалитетның мәгариф идарәсе начальнигы Татьяна Лапшина,  БРның чуваш  телен һәм халык традицияләрен үстерү һәм саклау буенча “Канаш” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Ирина Сухарева, Бәләбәй районы чуваш милли- мәдәни автономиясе рәисе Владимир Яковлев, “Урал сасси” республика чуваш газетасы баш мөхәррире Юрий Михайлов һ.б. килделәр.

“Еткер” медиаүзәгенең төп максаты – чуваш халкының телен һәм мәдәниятен саклау, бу эшкә укучыларны гына түгел, ә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итү.

Мәртәбәле кунаклар гимназистларны җылы котладылар, барлык башлангычларда уңышлар теләделәр.

Ирина Сухарева республикада бердәнбер Чуваш гимназиясе белем бирү эшмәкәрлегенең күп юнәлешләре буенча өлгегә әйләнә, дип билгеләде.

 – Милли сәясәт Русия медиакиңлегендә өстенлек ала һәм үзәк ачу мәдәният җәһәтеннән белемнәрне тирәнәйтү мөмкинлеге бирәчәк, – дип ассызыклады Ирина Витальевна.

Кызыл тасманы А.П. Смородин, Т.Н. Лапшина һәм гимназия директоры  Ф.Ф. Молчанова кистеләр.

Гимназия укучысы Кирпилл Геласев беренче интервьюны Александр Смородиннан алды.

Любовь Иванова.  Елены Петрова фотолары.

 

 

Гимназия медиапроектны тормышка ашыра
Гимназия медиапроектны тормышка ашыра
Гимназия медиапроектны тормышка ашыра
Гимназия медиапроектны тормышка ашыра
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: