Катнашучылар иҗтимагый оешманың эшчәнлеген, коммерциягә карамаган оешмаларның проблемаларын һәм грант эшчәлегенең үсеш нокталарын карадылар.
Палата махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша, район биләмәсендә коммерциягә карамаган 49 оешма эшли, алар арасында иң активлары – сигез.
Активистлар исәбендә – С. Т. Аксаковның 235 еллыгына, башка дәүләт һәм сәнгать эшмәкәрләренә багышланган туристик маршрутлар эшләүче туган якны өйрәнү оешмасы. Берләшмәнең максаты – шәһәр һәм районның танылуын күтәрү, маршрутларны “Башкорт озын гомерлелеге” программасына кертү.
Патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен тикшергәндә “Визнюк Олег Станиславович исемендәге хәрби хәрәкәтләр ветераннары тугандашлыгы” төбәкара җәмәгать оешмасы эшчәнлеген өйрәнделәр, ул Илькино авылында Башлангыч хәрби хәзерлек үзәге төзү проектын тормышка ашыра.
Җәмәгать палатасы планында – мәктәпләр һәм балалар учреждениеләре янында юл аша чыгу урыннары хәвефсезлеге мониторингы.
Очрашуны йомгаклап, муниципаль палатага социаль әһәмиятле чараларны үткәрү башлангычын яхшылап уйларга, социаль челтәрләрдә эшне көчәйтергә, коментарийлар блогы ачарга, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләргә, шул исәәптән очрашып та, тәкъдим ителде.
Фото БР Җәмәгать палатасы
Светлана Шириня.