Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь , 14:00

Изгелек эшләү – гади ул

Өсән-Иваново урта мәктбенең бер рекреациясендә яңа теннис өстәле урнаштырганнар. Аны үз акчаларына Анастасия Григорьевна белән Сергей Александрович Лабуткиннар гаиләсе сатып алган.

Изгелек эшләү – гади ул
Изгелек эшләү – гади ул

 – Укучылар тәнәфесләрдә һәм дәресләрдән соң бик теләп теннис уйныйлар, хәтта чират тезелә. Балаларга көне буе дәрестә утыруы җиңел түгел. Хәрәкәт аларның сәламәтлеге өчен дә, акыл үсеше өчен дә кирәк, – дип раслыйлар укытучылар.

Лабуткиннар гаиләсендә өч бала. Софья белән Полина – беренче сыйныфта, ә Данил өченчедә укыйлар.

 – Улыбыз еш кына мәктәптә тәнәфес вакытларында күңелсез, дип әйтә башлады. Ә безнең өйдә теннис ракеткалары бар иде, шушы спорт инвентарен сайларга булдык, – дип сөйләде изге эше турында Анастасия Григорьевна. – Гаилә бюджетыннан акча бүлү мөмкинлеге барлыкка килүенә без шат.

Иң мөһиме, бу күркәм башлангыч үз балалры гына түгел, Өсән-Иваново мәктбендә укучыларның барсы өчен дә.

Светлана Прокофьева.

Фото мәктәптән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: