Форум кысаларында мөһим һәм яшьләр өчен кызыклы темаларга “түгәрәк” өстәлләр дә оештырылды. Дүрт мәйданчыкның һәрберсендә катнашып, яшьләрнең фикер алышу, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге булды.
Әйтик, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов һәм “Идел” үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Гөлнара Хөснетдинова татар телен үстерүгә багышланган проектлары белән таныштырдылар, аларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Бөтендөнья татар конгресының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да, үзе янына бик күп кунакларны җыеп, “Татарларның тарихи коды: шәҗәрә өйрәнү сәнгате” темасы буенча сөйләшү оештырды.
“Бәхет ул – татар булу” дип аталган “түгәрәк өстәл” дә бик эчтәлекле булды. Аны милләтебезнең киләчәген тәрбияләүчеләр – укытучылар алып барды. Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы доценты, филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мукимова яшьләрне туган якларында калырга чакырды. “Без туган җиребездә кирәкбез. Туган Башкортстаныбызда рәхәтләнеп эшләргә, яшәргә һәм төрле яклап үсешергә барлык шартлар да бар”, - диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар һәм инглиз телләре укытучысы Зөлфия Мансурова чыгышын “Нәрсә ул бәхет?” дигән сораудан башлап, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова чарага үзенең укучылары белән килгән иде. Милли киемнәрдәге кызлар һәм малайлар бөек шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде.
“Че гуглит татар блогеры?” дигән чираттыгы “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү аеруча җанлы барды. Аны “Роксана” радиосының редмейкеры Рузилә Байкова алып барды. Татар блогерлары Эльвина Сибәгатова, Диләрә Каһарманова, Нурания Ганиева, Нәзифә һәм Вадим Фәрхетдиновлар, Илвина Байкова, Алсу Мирасова, Светлана Гыйззәтуллина, Надир Мирсаяпов, Алмаз Мостафин инстаграмчыларга башка исемнәр астында таныш. Бу көнне шушы кумирлары белән очрашудан һәм күзгә-күз аралашудан барысы да зур кинәнеч кичерде.
“Нур” театры артистлары әзерләгән мәдәни программа да бик матур булды һәм күңелләрдә милләтебез белән горурлык хисләре уятты. Музыкаль программа татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырып бергәләп башкару белән башланып китте һәм ул форумда катнашучыларны тагын да якынайтты кебек. Шулай ук яшьләр Гөлназ Мөхәмәдиева ярдәмендә элекке заманнарда аулак өйләрдә, кичке уеннарда яратып башкарылган “Сигезле биюе”н дә өйрәнде.
Гомумән, бу форум бик зур әһәмияткә ия булды. Ул Башкортстанда төрле милләт вәкилләренә үзләренең телен, мәдәниятен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр барлыгын һәм бездә актив татар яшьләре бик күп булуын ачык күрсәтте.
– Дөрес юл күрсәтергә, төпле киңәшләрен бирергә, тәкъдимнәрен ишетергә, кирәк булганда ныклы иңнәрен куярга әзер булучыларның барлыгын яшьләр яхшы белергә тиеш. Без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – диде әлеге күләмле чараның координаторы, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова.
Чыганак: “Кызыл таң”
Эльвира Ямалетдинова фотосы.