МР хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, муниципалитет буенча бөртекле культуралар 22 870 гектар мәйданда җыеп алынган. Уңыш уртача гектарыннан 16,2 центнер тәшкил итә.
44 мең тоннадан артык ашлык сугылган. Бу көннәрдә аграрийлар соңгы гектарларда техник культуралар – җитен һәм көнбагыш җыялар.
7012 гектар чәчү мәйданының 6458 гектарыннан уңыш җыеп алынган (92,1%).
Киләсе ел уңышы өчен җир туңга сөрелә. 29 ноябрьгә 17 мең гектардан артык җир эшкәртелгән (план 21 мең гектар).
Римма Солтанова.