Новости
31 Октября 2024, 10:00

СВО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзеячәкләр

Аларның эше нәрсәдән гыйбарәт булачак?

Добавить в предпочтительные источники Google
СВО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзеячәкләрСВО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзеячәкләр
СВО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзеячәкләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  госпитальләрдә СВО сугышчыларына ярдәм итәр өчен хатын-кызлар отряды төзергә кушты. Эш шунда, республикада яшәүче хатын-кызлар үзләре Радий Хәбировка әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Сүз медицина ярдәме турында бармый, ә хәрбиләрне карау турында бара.

“Мисал өчен, госпитальгә солдатны китергәннәр, ди. Киеме – канда, пычранып беткән. Бу медицина эше түгел, ә шул ук вакытта карау – бик кирәкле эш. Табиблар  өлгерә алмый. Бик күп кеше мөрәҗәгать итә, туганнары да бу хакта сорый. Аларның барсын бер отрядка җыеп, Оборона министрлыгының медицина идарәсенә, Луганск халык республикасына чыгарга кирәк. Аларны анда җибәрү җәһәтеннән бар чыгымнарны үз өстебезгә алабыз. Бу кирәкле эш. Бу чыннан да анда барырга теләгән кешеләр өчен. Бәлки, аларны җибәрер алдыннан  тактик медицина күнекмәләре бирергә булыр”, – диде төбәк Башлыгы.

Республика Башлыгы әлеге эшне системага салырга, хатын-кызлар отрядын җыеп, аларга мохтаҗ булган урыннарга җибәрүне йөкләде. Киләчәктә алар махсус хәрби операция ветераны статусын алалачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас