Үзәк мәдәият сарае җыр һәм бию яратаучыларга ишекләрен ача. Бәләбәйлеләр вокал һәм хореография буенча осталык классларында катнаша, автор җыры клубы һәм “Нити” рок-клубы концертларында яхшы музыка тыңлый ала.
Художество галереясында Пермь рәссамнарының һәм Уфа дизайнерының күргәзмәләре, “Батырларның хатыннары”, “Без бергә” осталык класслары, “Сәнгатьле уку яки бер актер театры” әдәби батлы (Мостай Кәримнең 105 еллыгына), “Башкортстан халыкларының уеннары” һ.б. оештырылачак.
“Җырчы чишмәләр” паркы теләгәннәрне “Бергә без – Русия!” квестына чакыра.
Чәй яратучыларны Үзәк биләмәара китапханәсендә “Галиҗанәп самовар” мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында, “Рус әдәбияты битләрендә чәй эчү” викторинасында, “Шифалы эчемлек серләре” чәй эчү церемониясендә, “Чәй пешерү” осталык классында көтәләр.
Приют поселогының Мәдәният йортында “Бердәм гаилә” интерактив программасы.
Өсән-Ивановода Марина Цветаева музее хезмәткәрләре бу көнне “Русиягә сөю белән” шигърият кичәсе үткәрәчәкләр.
Бу һәм башка чаралар турында күбрәк мәгълүматны мәдәният учреждениеләре сайтларында һәм социаль челтәрләрдә белергә була.
Светлана Прокофьева.