Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2024, 11:00

Мутлашучылар акча алуның яңа схемасын уйлап тапканнар

Башкортстанда яшәүчеләргә билгесез кешеләр шылтыратырга һәм элемтә операторының эш сыйфатын бәяләүне үтенергә мөмкиннәр. Бу хакта республика халкын дәүләт автоинспекциясе искәртә.

Мутлашучылар  акча алуның яңа схемасын уйлап тапканнар
Мутлашучылар акча алуның яңа схемасын уйлап тапканнар

Телефон мошенниклары корбаны исәбенә Бәләбәй районыннан 58 яшьлек вахтачы эләккән, ул 1 миллион сум акчасыннан колак каккан.

Ул мобиль бәйләнеш хезмәтләренең сыйфаты турында гади сорауларга җавап биргән. Сораштыру азагында янәсе нәтиҗәне теркәргә кирәк дип, смс -сообщениеның кодын атавын  сораганнар.

Аннары җинаять схемасында башка катнашучылар эшкә керешкәннәр,  алар үзләрен “Госуслуга”, банк һәм дәүләт структуралары хезмәткәрләре дип ышандңырганнар. Телефоннан шылтыратулар барышында бу ирне, сез мошенниклар  белән бәйләнешкә кергәнсез дип куркытып, исәбеннән акчаларын алырга һәм банкоматлар аша “хәвефсез” исәпләргә җибәрергә ышандырганнар.

“Беркемгә дә смс-сообщениеларның кодларын хәбәр итмәгез, бу фатирыгыз ачкычын тапшыру белән бер, – дип кисәттеләнр ведомствода.

Автор: “Башинформ” агентлыгы материаллары буенча.

Автор:
Читайте нас: