“Хәвеф-хәтәр янаган шартларда бездән террорга каршы торуга тулысынча әзер булу таләп ителә, аеруча муниципаль дәрәҗәдә. Чараларның нәтиҗәлелеге турыдан-туры урындагы үзидарә органнарының һәм террорга каршы комиссияләрнең системалы искәртү эшенә бәйле”, – диде Хәбиров.
Ул шулай ук милләтара һәм конфессиара ызгышларны искәртү буенча ведомствоара эш итүне оештыруның мөһимлеген билгеләде.
“Русия төбәкләрендә протест активлыгы булдыру, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне кискенләштерү өчен моңача булмаган кампания җәелдергән украин радикаль структураларының эшмәкәрлеге җитди куркыныч тудыра”, – диде Башкортстан Башлыгы.
Фото:Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте