Новости
3 Ноября 2024, 05:00

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан

4 ноябрьдә Бөтен Русиядәге кебек Башкортстанда Халыклар бердәмлеге көнен билгеләячәкләр.  Бәйрәмгә әзерләнү һәм уздыру турында күрсәтмәгә Радий Хәбиров кул куйды. Документка ярашлы, БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелгән. Оештыру комитетына Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар планын төзергә һәм расларга кушылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Халыклар бердәмлеге көне алдыннанХалыклар бердәмлеге көне алдыннан
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан

Бу датага республика районнары һәм шәһәрләре хакимиятләре РФ һәм БРның дәүләт символикаларын кулланып, учреждениеләр һәм урамнарны бизәргә тиешләр. Яшәү пунктларында күмәк мәдәни чаралар һәм ярминкәләр узачак.

Чаралар вакытында хәвефсезлекне тәэмин итү БР буенча Эчке эшләр министрлыгына йөкләтелгән.

Башкортстан хөкүмәте күрсәтмәне тормышка ашыру өчен финанслау чыганакларын билгеләячәк.

Автор: Светлана Шириня

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас