Нефтекамада яшәүче Анастасия һәм Руслан Зараповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: алар яңарак тугызынчы балалары дөньяга килгән. Малайга Әмир дип исем кушканнар.
Зариповлар гаиләсендә: 18 яшьлек Роман һәм 16 яшьлек Валерия, мәктәп укучылары 14 яшьлек Дамир, 9 яшьлек Камила, 8 яшьлек Ксения, мәктәпкәчә яшьтәге 6 яшьлек Диана, 4 яшьлек Кристина, 2 яшьлек Динара үсеп килә. Барысы да җитез, сәләтле, спорт белән шөгыльләнәләр. Роман "Торос" хоккей мәктәбен тәмамлаган, укып йөри, Дамир баскетбол ярата, "Амфибия" спорт комплексының тренажер залына йөри, Валерия белән Кристина "Венед" спорт мәктәбендә фитнес-аэробика белән шөгыльләнә, Европа чемпионаты призерлары булып торалар. Ксения һәм Диана "Ариель" бию мәктәбендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнәләр.
Гаиләнең яңа әгъзасының беренче мөһим документын – туу турындагы таныклыгын шәһәр мэры Эльдар Вәлидов тапшырган.
Зараповларга балаларын исән-сау үстереп, һәркайсының игелекләрен күрергә насыйп булсын!
Чыганак: “Өмет”.
З. Салихова әзерләде.