Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2024, 11:00

Ферманы кышка әзерлиләр

Пахарь авылыннан Елена Хөснетдинованың крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек биналарын кышкы шартларда эшкә әзерләү белән шөгыльләнәләр. Биредә мал азыгы запасын җитәрлек хәстәрләгәннәр.

Ферманы кышка әзерлиләр
Ферманы кышка әзерлиләр

Фермада идәннәрне бетон белән каплаганнар,  150 мөгезле эре терлек, шулай ук атлар, сарыклар, йорт куяннары, фазаннар, тавыклар тотылган корпусларда дезинфекция үткәргәннәр. Электр һәм су белән тәэмин итү системалары да өлешчә юнәтелгән.

Фермер хуҗалыгы Донской авыл советы биләмәсе территориясен төзекләндерүдә актив ярдәм күрсәтә. Әйтик, быел Пахарь авылының Елга арты урамында күперне һәм юлны киңәйтүдә, зиратка таба, шулай Мәкъсут авылына  юлларга вак таш түшәүдә булышлык иткән.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Ферманы кышка әзерлиләр
Ферманы кышка әзерлиләр
Ферманы кышка әзерлиләр
Ферманы кышка әзерлиләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: