Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2024, 17:00

Кәбестә эше осталары

Районда Тузлыкушта бик шәп яшелчә үстерүчеләр яшәвен күпләр белә. Ирле- хатынлы Зөлфия белән Илдар Мөхәмәтҗановлар ел саен Бәләбәй Үзәк базарында үз бакчаларында үстергән кәбестә, кишер, чөгендер, суган саталар. Аларның яшелчә плантациясе 50 сутыйдан артык.

Кәбестә эше осталары
Кәбестә эше осталары

– Быел без башка еллардагыдан кәбестәне азрак алдык. Көчле яңгырлар  туктатылып, көннәр утырып киткәч кенә кәчәннәр көч җыя башлады, – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Тәҗрибәле яшелчә үстерүчеләрнең әйтүенә караганда, кәбестәгә сорау елдан-ел азая. Чөнки халык кышка яшелчә әзерләмәләрен азрак ясый башлаган. Яшьләр гомумән кибеттән әзер продуктлар сатып алуга өстенлек бирә.

Ә болай кәбестә алырга Тузлыкушка күрше районнардан да киләләр икән. Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән сатып алучылар байтак.

Кәбестә эше осталары тыгыз, тәмле кәбестә үстерер өчен иртә яздан көзгә кадәр күп тырышырга кирәклеген яхшы беләләр. Ә бит яшелчәчелек алар өчен – өстәмә табыш чыганагы гына. Гаилә башлыгы Илдар Мөхәмәтҗанов Туймазы районында “Роснефть” подразделениесендә эшли, ә Зөлфия – слциаль хезмәткәр. Авылдашлары җирдә хезмәт бәясен белгән бу парны ихтирам итә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Кәбестә эше осталары
Кәбестә эше осталары
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: