К. Иванов исемендәге кооперативның баш зоотехнигы Геннадий Анисимов “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булды.
“Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булдылар: “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыятенең әйдәүче инженер-микробиологы Валентина Борисова, шушы ук предприятиенең казанлык участогы начальнигы Мадарик Садретдинов, шулай ук “Башспирт” җәмгыяте Бәләбәй филиалының алкогольле продукция бүлү цехы азык-төлек продукциясе җитештерү линиясе операторы Гөлфия Лысенкова.
Сөт комбинатының автотранспорт цехы директоры Сергей Левашов “Башкортстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булды.
Башкортстан Республикасының Почет грамоталары белән бүләкләнделәр: “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыятенең казначейство бүлеге начальнигы Татьяна Тудейкина, сөт комбинатының матди -техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Радик Авзалов, шушы ук предприятие май язучысы Марина Богомолова, “Линда” агрофирамсы” җәмгыяте технологы Гөлчәчәк Фәрхетдинова.
Һөнәри бәйрәм хөрмәтенә югары наградалар алган якташларыбыз – туган хезмәт коллективларының һәм районның горурлыгы!
Римма Солтанова әзерләде.